Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вьетнам базары ябылды. Инде кемгә чират?


"Вьетнам"ның ябылуы меңярым кешене эшсез калдырган. "Татар-Информ" фотосы
"Вьетнам"ның ябылуы меңярым кешене эшсез калдырган. "Татар-Информ" фотосы

Әлеге базарда сату иткәннәр Казанның башка сәүдә урыннарына таралышты.


Вьетнам базары ябык. Базар мөдире Дао Тһи Кой сүзләренчә, менъярым кеше эшсез калган. Аның өстенә базар белән бәйләнештә булган тагын 5 меңләп кеше кәсебен югалткан.

15 декабрьгә кадәр Вьетнам базарында сату иткән Гүзәл Мөхетдинова әйтүенчә, әлеге сәүдә урыны күрше тирәдәге Башкортстан, Удмуртия, Киров, Ульян өлкәләрен, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрен тауар белән тәэмин итеп торган. Күрше өлкәләргә күпләп (оптом) тауар җибәрү өчен төнге икедә дә эшкә килгән чакларым бар иде, дип белдерә ул.

Мөхетдинова әйтүенчә, инде 16 декабрь көнне үк “вьетнам”да сәүдә иткәннәрнең күбесе Казандагы башка базарларга, сәүдә урыннарына барып урын алып, эш башлап җибәрергә маташа.

Бәйрәм алдындагы караңгы көннәр


“Бәйрәм алдыннан безнең кебек тиененә кадәр салым түләп торучыларны, арендасы өчен акча биреп торучыларны бернинди администрациянең дә, хөкүмәтнең дә, беркемнең дә болай кыерсытырга хакы юк!

Институтларда укыган балаларга түләү кирәк. Кайберәүләрнең аена 3-5 кредит түлисе бар. Аларны түләр өчен каяндыр акча табып торырга кирәк. Көнлек ашарга да акча кирәк”, дип зарлана Мөхетдинова.

Яңа ел алды – ул сәүдәдәгеләрнең, кафе-ресторан хуҗаларының ел буе көтеп алган көннәре. Иң керемле вакытлар нәкъ декабрь урталарында башлана. Вьетнам базарында сату итүчеләр, ул кадәр җитешсезлекләр булган икән, аны бит раштуа бәйрәмнәре көннәрендә дә бетерү өчен ябып торырга була иде, дип әйтә.

Ярдәм сорау җавапсыз калган

Базар хуҗасы Дао Тһи Кой сүзләренчә, базарның җитешсезлекләре, бигрәк тә янгыннан саклану чаралары күрелмәгәне өчен ябачаклары турында хәбәрне алар декабрь башында ук алган. Бүгенгә 50 җитешсезлекнең 33е бетерелде инде, дип белдерә ул.

“6сы көнне янгынчылар базарны ябачаклары турында хәбәр итте. Мин шуннан соң ук Совет районына хат яздым. Әмма алар җавап бирмәде.

10нчы декабрь көнне мин Миңнехановка хат яздым. Чөнки аның хакимиятендә безнең фирма исеменнән булган гаризаны кабул итмәделәр. Без нәрсә эшләргә белмәгәч, почта аша уведомление белән җибәрергә булдык. Бүгенгә кадәр бернинди дә җавап алмадык.

Шуннан мин узган җомгада шәһәр мэрына һәм Мөхәммәтшинга (Дәүләт шурасы рәисе – Н.А.) яздым. Әлегә кадәр беркемнән дә җавап юк”, ди Кой.

Җитешсезлекләр җитәрлек


Татарстан эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте белдерүенчә, рәсмиләрнең янгынга каршы таләпләр үтәлмәү белән беррәттән башка дәгъвалары да бар.

Урланган әйберләрне сату, кануни булмаган юл белән акча таләп итү, наркотик тарату, ялган акчаларны әйләнешкә кертү, легаль булмаган уен салоннарының эшләве, миграция кануннарын бозучыларның эшләве дә теркәлгән.

Башка базарларда да шул ук хәл


Казанның төрле базарларына таралган, кичәге көнгә кадәр “вьетнам”да эшләгән сатучылар исә, үзләренекенә караганда да начаррак урыннар булуны әйтә.

“Кайсы гына базарга барма, үзәктә дә шундый ук базар ул, бөтенесендә дә шул ук җитешсезлекләр. “Вьетнам”да күзгә бәрелеп торган җитешсезлек юк. Килеп кергән кешегә бөтен җирдән дә гаеп табарга була. Башка базарлар безнекенә карый күпкә начаррак”, дип белдерде Гүзәл Мөхетдинова.

Дао Тһи Кой да нигә башка базарларны да энә күзеннән үткәргән кебек тикшермиләр соң, дигән сорауны куя. Мисал өчен, Казандагы Нәриман урамындагы сәүдә урыннарына юри генә килеп карасыннар иде, ди ул.

Яңа ел алдыннан әлеге хәлләрнең нәкъ аларда чыгуының төбендә ул базар бизнесындагы көндәшлек ята, дип тә әйтә.

Мәхкәмә карарларын үтәүчеләр (судебные приставы) Вьетнам базарындагы сәүдә урыннарын мөхерләп бикләгәч, 200ләп сатучы 15 декабрь көнне Журналистлар урамына чыгып, машиналар йөрүенә киртә куеп, каршылык чарасы да үткәрде.

Инде 10 көн эчендә җитешсезлекләр бетерелсә, базар ачылачак икән, дигән хәбәрләр дә бар. Сатучыларның барысы да, базар кабат ачыла калган очракта, элекке урыннарына кайтачакларын белдерә.

Кой үз ватандашларын шулкадәр мыскыллаган илне күргәнем юк иде, ди.
XS
SM
MD
LG