Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 13:14

Европа Шурасы Косовода кеше органнарын сату турында хисапны тикшерергә чакырды


Европа Шурасы Косово сугышы тәмамланганнан соң кешеләрнең органнарын сату турындагы хисапны җентекләп тикшерүне таләп итте.

Тикшерүче Дик Марти тапшырган хисапта премьер-министр Тачинең Косовода 1999 елдагы сугыш һәм аннан соңгы дәвердә ил эчендә тәэсире булган бер төркемне җитәкләве әйтелә.

Бу төркемнең кайбер әгъзаларының хәзерге көндә Косово хакимиятендә мөһим вазифалар башкаруы әйтелә.

Косово хөкүмәте бу гаепләүләрне "яла ягу" дип бәяләп, бу хакта тиздән хокукый һәм сәяси чаралар күрәчәге турында кисәтте.

Бүген Тачи бу мәсьәләдә журналистлар белән очраша.

XS
SM
MD
LG