Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 21:11

Русия хөкүмәте башлыгы Владимир Путин белән сөйләшүдә катнашкан Казан студентлары бар сорауларын бирә алмаса да, тапшырудан канәгать калды, ә татар җәмәгатьчелегенең карашы төрле булды.


Русия хөкүмәте башлыгы Владимир Путин белән сөйләшүдә Татарстаннан махсус сайлап алынган, Мәскәүдәге студиягә чакырылган Русия ислам университеты, Казан техник университетыннан 20дән артык студент катнашты. Алар 3 сорау бирде.

Бу төркемдә булган Русия ислам университеты студенты Айнур Солтанов сорауларны үзебез уйлап таптык, тапшыруның редакторлары аны төзәтеп кенә җибәрде, дип сөйләде.

Казан техник университеты студенты, олигархларны киңкүләм спортны үстерүгә җәлеп итеп булмасмы, дип кызыксынды. Русия ислам университетында укучы егет Русия премьеры Владимир Путиннан Мәскәүдәге Манеж мәйданындагы бәрелешләргә карашын һәм Русия башкаласындагы мәчет мәсьәләсендә сорау бирде. Тагын бер студент толерантлык хакында фикер белдерүне сорады.

Русия премьер-министры Владимир Путин олигархларны спортка җәлеп итү тәкъдимен яклап чыкты. Экстремистлыкны, радикализмны гаепләп чыкты, Мәскәүдә мәчет булачак, дип ышандырды.

"Кайбер сорауларны бирдетмәделәр"

Әмма, Владимир Путин белән туры элемтә сөйләшүендә катнашкан Русия ислам университеты студенты Айнур Солтанов, кайбер сорауларны бирдетмәделәр, дип сөйләде.


Аерым алганда, Казан студентлары Русия төбәкләрен берләштерү, исламча банк системы турында һәм башка күптөрле сораулар әзерләгән булган. Аларны, тапшыруның редакторлары вак мәсьәләләр дип чыгармады, диде Айнур. Гомум алганда, Казан вәкилчелеге бу сөйләшүдән канәгать калган, башка яктан килүчеләргә әзерләнгән килеш тә сорау бирергә мөмкинлек булмады, диде Казан студенты.

Русия премьер-министры белән 3 сәгать тирәсе барган сөйләшү Казандагы җәмәгатьчелек вәкилләре арасында төрле реакция тудырды.

"Азатлык"ның даими тыңлаучысы, пенсионер Анурбәк Гобәйдуллин Русия премьеры Владимир Путин белән сөйләшүдә милли мәсьәлә турындагы җавабы белән канәгать калган.

"Путин Русиянең күпмилләтле, күпдинле булуын таный"


"Русия – күпмилләтле, күпдинле дәүләт дип, иң беренче мәсьәлә итеп һәм кат-кат әйтүе күңелемә хуш килде. Тапшыруда кискенрәк сораулар да бирелде, миңа ошады.

Бердәм дәүләт имтиханының рус телендә генә бирү борчый, әмма әкрен-әкрен юлына төшәр әле, дөнья гел болай бармас. Урманда яшәмибез бит, чит илләр бар, Европа бар", диде Анурбәк абзый.

"Ислам мирасы" оешмасы президиумы әгъзасы, җәмәгать эшлеклесе Әлмирә Әдиятуллина Русия премьер-министрының Мәскәүдәге мәчет һәм икенче тапкыр хөкем ителү алдында торган Ходорковский турындагы җавапларына игътибар иткән.

"Путин мәчет төзергә вәгъдә итте"

"Әлбәттә, мине тетрәндереп көтелгәне Мәскәүдәге мәчет мәсьәләсе булды. Мәчеткә урын бирмәс өчен җан һәм кан тартышы барды. "Ислам мирасы"ның президиум әгъзасы буларак, моны бик авыр кабул иттем.
Мәскәүдә чиркәүләр күп, мәчетләрнең бик аз булуы мине кеше буларак та бик кыерсыта иде.

Мәчет булачак, дип әйтте ул. Бу мәсьәләдә мин бик шатмын. Иншалла, мөселманнар урамда намаз укымас. Аллаһ йортларының булуы – ул Русиядә тотрыклылык нигезе дә.

"Ходорковский мәсьәләсендә, аңа хөкем карары чыгарылмады, 27сенә кичектерелде, дип әйтелде. Премьер-министр аның турында: “Алдакчы, урлаучы, андый кешенең урыны төрмәдә”, диде.

Мәскәүдәге хәлләрне тыңласаң, тетрәнеп китәсең, шугалакта басып торган шикелле буласың. Путинның халык белән аралашуы уңай күренеш, әлбәттә, әмма ләкин тотрыксызлык көннән-көн арта бара, менә шунысы безне хафага сала", диде Әлмирә Әдиятуллина.

"Бу – бары тик тамаша"


Ә менә Татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Галишан Нуриәхмәт Владимир Путин белән сөйләшүне карауның мәгънәсен күрми. Ул аны спектакль, тамаша дип саный, анда барыбер теләгән сорауларны биреп булмый, ди. Мөмкинлек булса: "Нишләп Русиядәге яшәүче рус булмаган халыкларның бер хокукы да юк, һаман да Явыз Иван заманында башланган сәясәтне алып барасыз", дип сорар идем", диде ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG