Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 01:04

Үтәмилләтчеләрнең бәрелеше Русиянең 2018 елда футбол дөнья чемпионатын тыныч уздыра алуында уйланырга мәҗбүр итә.

Узган атна азагында Мәскәүдәге хәлләрнең кабатлануыннан куркып чәршәмбе көнне хокук саклау оешмалары алдан ук әзерлек күрде һәм бер меңнән артык кешене тоткарлады.

Шимбә көнне исә меңнәрчә үтәмилләтчеләр һәм футбол клубы шарфларын таккан яшьләр милләтчел шигарьләр кычкырып славян йөзле булмаган кешеләргә һөҗүмнәр оештырды. СССР таркалып 1991 елдан соң бу әле милләтара нигезендәге беренче шундый зур чуалыш булды. Анда 30дан артык кеше яраланды.

Русия президенты Дмитрий Медведев һәм премьер-министр Владимир Путинның барысы да контрольдә дип ышандыруына карамастан, хакимиятнең милләтара бәрелешләрне бастыра алуы белгечләрдә шик тудыра.

Әлеге хәлнең нәкъ Русиянең 2018 елда футбол дөнья чемпионатын уздыру бәйгесен отканнан соң булуы да бераз уйланырга мәҗбүр итте. Мәскәү шундый зур спорт чарасы вакытында иминлекне тәэмин итә алырмы? Аңа кадәр әле Сочида 2014 елда кышкы Олимпияданы да үткәрәсе бар.

Милләтара нигездә проблемнарны тикшерүче “Сова” үзәге белгече Галина Кожевникова сүзләренчә, дөнья чемпионатын оештыру белән шөгыльләнүчеләр һәм гомумән хакимият вәкилләре бу мохитне бик начар күз алдына китерә.

“Хөкүмәт вәкилләре футбол җанатарлары оешмалары белән килешкәне ачыктан ачык күренә. Әмма җанатарлар оешмасы үз вәкилләрен контрольдә тота алмый”, ди ул.

Хакимият тынычландыра

Әмма Русия җитәкчелеге бернинди куркыныч та янамый дип тынычландырырга тырыша. Медведев Тwitterда барысы да контрольдә дип язды. Телевидениеда чыгыш ясап ул 11 декабрьдә Манеж мәйданында көч кулланучыларны табачакларын һәм җәзага тартачагын белдерде.

“Расачыл, милли һәм дини нәфрәт тудыру өчен оештырылган чаралар дәүләтне таркату белән яный. Мондый чараларга каршы торганда милиция канунда каралган барлык вәкаләтләрен куллана ала һәм кулланырга тиеш”, ди ул.

Медведевтан тыш Русия хөкүмәт башлыгы Путин да пәнҗешәмбе халык белән туры элемтә вакытында киләчәк барлык чуалышларны булдырмау өчен кырыс чаралар күреләчәген әйтте.

Ял көннәрендәге бәрелешләр Кремльдән ерак түгел генә Спартак футбол такымы җанатары Егор Свиридовны үтерүгә протест йөзеннән башланып китте. Аны үтерүдә Төньяк Кавказдан чыгучылар шикләнелә.

Протест белдерүчеләр әлеге эш нигезендә бер шикләнелүченең кулга алынуы, әмма башкаларның җибәрелүенә канәгатьсезлек белдерде.

Мәскәү милициясе башлыгы Владимир Колокольцев дүшәмбе көнне тикшерүчеләрнең хата эшләгәнен таныды һәм тагын өч шикләнелүченең кулга алынуын әйтте.

Ул шулай ук үтәмилләтчеләр һәм футбол хулиганнарының киләчәк бәрелешләре хакында да кисәтте. Бу юлы милиция түземлек күрсәтте, әмма киләсе вакытта ул мондый башбаштаклыкка күз йоммаячакларын әйтте.

Футбол сәясәттән читтәме?

Мәскәүдәге бәрелешләргә карамастан Русиядә спорт яратучылар илнең 2018 елны футбол дөнья чемпионатын тыныч уздыра алуында шикләнми.

“Спорт-Экспресс” газетасы баш мөхәррире Владимир Гескин сүзләренчә, бу төркемне төрле юллар белән тынычландыру өчен әле сигез ел вакыт бар.

“Аларны пропагандаламаска, кирәк кешеләрне утыртырга, шулай ук стадионнарга кертмәскә кирәк. Инглизләрнең 80нче еллар азагы - 90 еллар башында бу өлкәдә котычкыч проблемнары бар иде һәм алар аны хәл итә алды. Чөнки аларның моңа теләге бар иде. Минемчә, бездә дә мондый теләк бар. Максат булса барысына да ирешергә мөмкин”, ди ул.

Русия футбол берлеге шулай ук уеннарның тыныч узачагында шикләнми. Аның башлыгы Сергей Фурсенко футбол һәрвакыт сәясәттән читтә калуын әйтә.

Русия җанатарлары берләшмәсе вәкиле Иван Кузнецов массакүләм мәгълүмат чаралары фотоларындагы яшьләрнең кулларын өскә күтәрүе наций шигарьләре түгеллеген белдерә.

“Фотога төшерүчеләр аларның “перекличка”да кулларын өскә күтәргән вакытны эләктереп алган. Әлбәттә мондый шигарьләр кычкыручы аерым кешеләр бар иде, әмма гомуми мондый хәл булмады”, ди ул.

Оппозициягә караш икенче төрле

Спартак җанатарлар клубы башлыгы Әмир Хөслетдинов хәтта җанатарларның әлеге бәрелешләрдә катнашуын бөтенләй кире какты.

Ләкин хокук яклаучылар моның белән килешми. Алар җанатарлар белән үтәмилләтчел төркемнәр арасында уртак бәйләнешләр барлыгын әйтә.

Русиядә рәсми булмаган берничә футбол җанатарлар клублары эшләп килә. Үтерелгән Спартак җанатары Свиридов нәкъ Мәскәүдә иң агрессив булган шул төркемнең берсенә кергән дип фаразлана.

Белгечләр исә хөкүмәтнең чуалышлар тудыручыларны җавапка тартмавы нәкъ җанатарларның радикальләшүенә китерде дип саный.

“Ведомости” газетасында яшьләр темасын яктырткан журналист Роман Шлейнов сүзләренчә, оппозиция җыелганда аларны инде подъезд төбендә үк тоткарлый башлыйлар.

“Хәтта өйләреннән дә чыгарга өлгермичә кулга алалар. Җанатарлар белән туган хәлдә моның күзәтелмәве гаҗәп”, ди ул.

Әмма чәршәмбе көнге тоткарлаулар милициянең 2014 елгы кышкы Олимпияда һәм 2018 елгы футбол дөнья чемпионаты уеннары алдыннан активрак булачагын күрсәтә кебек.

Русия җанатарлары Мәскәүдәге хәлләр турында (видео, рус телендә)

Спарта-ЦСКА уенын карарга Прагага килгән Русия җанатарлары Азатлык радиосына Мәскәүдә булган хәлләргә карата фикерләрен белдерә.

XS
SM
MD
LG