Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Шигъри Сабантуй үтте


Казанда татар филологиясе һәм тарихы факультеты белән “Әллүки” әдәби берләшмәсе оештырган әдәби атналык үтте. Чараларның иң мөһиме – Шигъри Сабантуй 15 декабрьдә үткәрелде. Бу ярышта катнашырга быел Алабуга студентлары да килгән иде.


Әдәбият атналыгы Хәсән Туфанның тууына 110 ел тулуга багышлап үткәрелде. Беренче көндә оештырылган бәйге Хәсән Туфан иҗатына һәм тормыш юлына багышланды, икенче көндә Хәсән Туфан шигырьләрен сәнгатьле уку кичәсе булды. Бу чаралар татар филологиясе һәм тарихы факультетында узса, өченче көндә үткән төп чара – Шигъри Сабантуйны теләгән һәр кеше карый һәм үзе дә катнаша ала иде.


Бишенче көн “Тәнкыйть кирәкле шәйдер” дип исемләнгән. Биредә тәнкыйтьче Равил Рахмани белән яшь тәнкыйтьчеләрнең мәкаләләрен тикшерделәр.

Җомга көнне йомгаклау чарасы “Нур-маркет” китаплар кибетенең конференц-залында үтә. Монда бәйгеләрнең, көннәрнең нәтиҗәсен ясарга, концерт номерлары куярга исәплиләр.

Тамаша залы ярым буш иде

Шигъри Сабантуйга тамашачы җыелмады

Шигъри Сабантуй быел алтынчы тапкыр оештырылды. Ул “Уникс”ның концертлар залында үтте.

Үзе студент вакытта “Әллүки”не торгызып җибәргән шагыйрь Ленар Шәех бу бәйгенең төп сыйфатлары турында болай дип белдерде:

“Шигъри Сабантуй – гади генә бәйге түгел. Беренче чиратта синең шигырең булырга тиеш, икенче чиратта, син аны сәхнәгә чыгып башкарырга тиешсең. Монда шигъри як һәм сөйләү рәвеше, сәнгате тикшерелә”, диде Ленар Шәех.

“Әллүки” әдәби берләшмәсенең бүгенге оештыручысы Булат Ибраһим бәйгедә катнашучылар саны аз булуга борчылуын белдерде:

“Сан ягыннан катнашучылар бик аз. Белмим, бу кеше азлыгымы икән, шигырьнең кызыксындыра алуы яки кешенең кызыксынуы кимүме”, диде ул.

Шигъри Сабантуйда катнашучылар саны барлыгы 13 кеше булып чыкты.

Казан студентлары

“Бу бәйге алтынчы тапкыр оештырыла инде. Ләкин, кызганыч, укытучыларыбыз да, студентларыбыз да бу чараларда теләп катнашмый. Шигъри Сабантуй һәм, гомумән, шигърият, әдәбият хәзер аерым бер өлкә кешеләренә, бер төркемгә генә кайтып калды – шул ук шигырь, проза, драма язучыларга”, диде татар филологиясе һәм тарихы факультетының декан урынбасары Радик Сабиров.

“Факультет мондый чараларга яхшы карый инде. Һәрвакыт кирәк дип әйтәләр, очрашуларга баргач та, мәктәп укучылары алдында да мактанабыз. Ләкин, кызганыч, студентларыбыз битараф. Аларга дискотекага бар, дип әйтсәң, барачаклар, анысы да әле бушлай булса.

Аптырыйм, хәтта Камал театры, Тинчурин театрларына да мин аларны йөртә алмыйм. Бушка чакырып торалар. Беренче курс студентлары гына авылдан шәһәргә килгәч, кызыксыну күрсәтә”, дип сөйләде Радик Сабиров.

Ул студентларның мәдәният, әдәбият, сәнгатькә кызыксынуы кимүдә балл-рейтинглы системның да гаебен күрүен әйтте.

“Менә бу чара алдыннан бездә дәрес. Өчтә башларбыз дигән идек, бу вакытта күбесенең контроль эшләр. Әлеге дә баягы балл җыяр өчен. Студентлар монда килмәде, шуңа күрә, бераз соңга калып башларга туры килә”, диде Радик Сабиров.

Беренче елларында Шигъри Сабантуй зурлап узган. Бирегә газет-журналлардан редакторлар, язучылар бүләкләр белән килә торган булганнар. Хәзер алар тарафыннан да кызыксыну беткән.

Быел исә бәйгедә җиңүчеләргә Татарстан китап нәшрияты һәм Диния нәзарәте алып килгән китаплар бирелде.

Яшь шагыйрь Рифат Сәлах тә тәнкыйть сүзләрен әйтеп алды:

“Безнең вакытта Шигъри Сабантуй бик популяр проект иде. Монда катнашырга атлыгып тора идек. Хәзерге студентлар көрәшкә чыгарга кыймый. Бу күренешне уңай дип санамыйм”, диде ул.
Алабуга студентлары


Бәйгегә Алабуга “Шәкерт”ләре килгән иде

Казандагы яшь иҗатчылар пассивлык күрсәтсә дә, Шигъри Сабантуйга Алабуга дәүләт педагогия университетының “Шәкерт” түгәрәге әгъзалары килгән иде. Алар үзләрендә татарча газет та чыгара икән.

“Күп кенә бәйгеләрдә катнашырга тырышабыз. Шигъри Сабантуй турында күптән белсәк тә, быел катнашып карарга уйладык. Сабантуй дигәч, анда көчлесе дә көчсезе дә, җиңүче дә, җиңелүче дә була, шуңа күрә безгә катнашу мөһим”, диде “Шәкерт” түгәрәге активисты Гөлия Садыйкова.

Алабугада әдәби түгәрәккә 10-15ләп кеше йөри, алар арасында психология, биология факультеты студентлары да бар икән.

“Шәкерт” түгәрәген оештыручы ханым – татар әдәбияты кафедрасы доценты, өлкән укытучы Резилә Әбузәр кызы үзләрендә татарча газет чыгарулары турында сөйләде. “Шәкерт” газетын Алабуганың югары уку йортларына һәм мәктәпләренә тараталар, студентларга биреп, авылларга да җибәрәләр икән. Быел аның чыгып килүенә ун ел тулган.

“Шәкерт” быел АДПУның татар студентлары газеты дигән статус алды. Бик күп студентлар тартылды. Газетыбыз студент тормышының, АДПУ тормышының елъязмасы булып тора”, ди Резилә ханым.

Ул матди яктан ярдәмне табу авыр булуы, бер үк университетта рус телле газетны бушка чыгарулары һәм татар газеты үз-үзен яшәтергә тиеш булуы турында әйтте.
Илсөяр Икъсанова, Рәдиф Гаташ, Әлфәт Закирҗанов

Яңа дулкын артыннан яңа дулкын килә

Шигъри Сабантуйда катнашучылар чыгышын Рәдиф Гаташ, Ленар Шәех, Вакыйф Нуриев, Илсөяр Икъсанова һәм Әлфәт Закирҗанов бәяләде. Алып баручылар Халисә Ширмән һәм Радик Сабиров студентларга фәлсәфи сораулар да биреп барды.

“Һәр кеше дә шагыйрь була аламы? Кеше тумыштан шагыйрь буламы, әллә яши-яши шагыйрь буламы? Аңа талант кына җитәме, белем, шигырь теориясен белү дә кирәкме? дип, алар катнашучыларның фикерләрен дә белеште.

Язучылар берлеге рәисенең урынбасары Вакыйф Нуриев бүген әдәбиятка килгән дулкын артыннан яңа бер дулкын килә, дигән нәтиҗә чыгаруы турында әйтте.

“Соңгы елларда әдәбиятка бер дулкын килә, дип сөйлибез. Бүген алар артыннан да дулкын килүенә инандым. Диңгез дулкыннары бер-бер артлы килгән кебек, алар да ышанычлы киләләр. Шигырьләрен укыганда, тыңлаганда да әдәбиятыбызның киләчәге барына ихластан ышанасың.

Татар әдәбияты, шигърияте ул зур шигърият һәм тулып, тулыландырып торырга тиеш. Моның шулай буласына иманым камил”, диде Вакыйф Нуриев.
Беренче урынны алучы кыз - Айгөл Карабаева

Жюри рәисе Рәдиф Гаташ, урыннар бүлгәнче, һәрберсе белән аерым сөйләшеп, аерым бәя бирү уңайлырак булыр иде, дип белдерде.

“Жюрида утыру, әсәрләр укып, аларга бәя бирү бик авыр эш. Мин рәхәтләнеп һәрберегез белән аерым-аерым сөйләшеп, үзем дә шигырьләр укып утырыр идем, шунда бик бәхетле булыр идем!” диде Рәдиф Гаташ.

Шигъри Сабантуйда Хәсән Туфан традицияләре, халыкчанлык уйларын уртаклашкан өчен махсус бүләк бирелде. Аңа Алабугадан килгән Роза Сәхбетдинова лаек дип табылды. Роза тарих, тел һәм ил турында уйлануларын шигыре аша белдергән иде:

Күпләр янган – көле калган,
Җилгә очкан, күккә ашкан.
Бабайларның сүзен эзлим
Җирдә калган һәрбер таштан.

Сүзсез алар, телсез алар.
Беләм, алар сыный безне.
Телсез калсак, илсез калсак
Кемнәр саклар безнең эзне?!

Күпләр янган – көле калган,
Җилгә очкан, күккә ашкан.
Бабайларның сүзен эзлим
Җирдә калган һәрбер таштан...
Бүләккә - китаплар

Бәйгедә өченче урын өч кешегә – Гөлнара Гыйльметдинова, Руфинә Габдрахманова һәм Айгөл Закировага бирелде.

Бәйгедә катнашкан бердәнбер егет – Фәнил Гыйләҗев икенче урынга лаек булды. Ул “Иделем акчарлагы” бәйгесендә быел гран-при алган иде.

Фәнил “Дини денсезләр авылы” дип исемләнгән шигырьдә Гаеткә кадәр булган хәлләрне һәм эчкечеләрнең мәчеткә кереп дога укулары турында сөйләде. Гает җиткәндә, ял көне дип, күпләр авылга кайта, клубка җыелып бииләр, эчәләр, берәрсенең туган көнен бәйрәм итәләр һәм син дә шулар арасындагы кеше, диде, Фәнил Гыйләҗев.

Гает көнне син дә алар белән
Бер үк сафта басып торырсың.
Махмырлылар хәмер сораганда
Амин, диеп, дога кылырсың.

Син дә шул ук дәрәҗәдә бөек,
Син дә шулар кебек тәбәнәк.
Кыям басып тостлар, хәмед әйттең
Һәм сәҗдәгә төштең тәгәрәп.

Татар филологиясе һәм тарихы факультеты студенты Ильмира Камаева да икенче урынга лаек булды.

Ә менә беренче урын ТДГПУдан килгән Мамадыш кызы Айгөл Карабаевага бирелде. Ул “Ана белән бала” шигырен сөйләгән иде.

Шигъри Сабантуйның ахырында “Әллүки”нең бүгенге оештыручылары Булат Ибраһим һәм Эльвира Һадиева үз шигырьләрен укыды.
Ленар Шәех

Элегрәк әдәби берләшмәнең оештыруында катнашучылар да сәхнә тотты – Лилия Закири, Рифат Сәлах һәм Ленар Шәех тамашачыга үз фикерләрен, шигырьләрен җиткерде.

“Әллүки” сайтында студентлар гимнын тәрҗемә итү ярышы булган икән. Сарман районыннан Гөләндәм Хәлиуллина язып җибәргән җыр сүзләрен сәхнәдә яңгыраттылар. Шигъри Сабантуй уңаеннан мәктәп укучылары арасында да шигъри ярыш оештырылган, җибәрелгән әсәрләрне бәяләгән жюри әгъзалары әлеге бәйгененең нәтиҗәләрен дә хәбәр итте.
XS
SM
MD
LG