Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 23:48

Русиядә кемнең "хуҗа" икәнен аңлап бетермәү сәясәт белгечләрен генә түгел, төбәктәге җитәкчеләрне дә авыр хәлгә куя.

Сембер башлыгы Сергей Морозовны да әлеге билгесезлек урап узмаган кебек. Күптән түгел табигатьнең “көйсезләнүе” Ульян өлкәсенә дә байтак зарар китерде. Яңа Малыклы, Мәләкәс районнарында югары көчәнешле электр үткәргечләре, каткан боз авырлыкларына түзә алмыйча, күп урыннарда өзелгән.

“Симбирский курьер” газеты Сергей Морозовның үз урыныннан китәргә теләве турында Путинга гариза язарга нияте турында ирештерде. Шушы хәлнең шаһитләре әйтүенчә, Морозов, үзе киткәнче, барча түрә-түрәчекләрне дә куып таратырга өлгерәчәген дә белдергән. Һәрхәлдә, өлкә хөкүмәтенең гаммәви коммуникацияләр департаменты мөдире Наталья Мартынова шундый хат әзерләү турында боерык алган.

Хөкүмәт башлыгы алдында акланырга тырышуның сәбәбе юк түгел. Петербурда үткән очрашу вакытында Морозов Путин алдында җил-давыллар нәтиҗәләрен бетерү турында исәп-хисап тоткан һәм барча эшләрнең дә 13 декабрьгә кадәр тәмамланачагын белдергән. Ләкин тормышка ашырырга өлгермәгән.

Шулай да Морозовка урыныннан алынудан куркасы юк сыман. Беренчедән, үз гаебеңне тану бу куркынычны киметә. Икенчедән, төбәк җитәкчеләрен эшеннән алу – хөкүмәт башлыгы түгел, ә президент Медведев карамагында. “Симбирский курьер” әлеге язмасында “Илбашы кем соң: Путинмы – Медведевмы?” дигән сорау да куя. Билгеле булганча, төбәк башлыкларын хөкүмәт җитәкчесе түгел – президент билгели.

Русия халкына патша кирәк

Хәер, Сергей Морозов кына түгел – бөтен ил дә Путинны әле дә илбашы дип кабул итә кебек. Узган атнада Медведев түгел, нәкъ менә Путин дүрт сәгать ярым туры эфирда халык сорауларына җавап биреп утырырды.

Гомумән алгандада, Путин үзен нәкъ илбашы сыйфатында тота. Кая карама – Путин да Путин: Күмертау өлкәсеме, озын-озак вакытлар көтелгән Байкал-Амур магистрален ачумы, шул магистральне юллы иткән кала-салалар халкы белән очрашулармы… “Фигаро тут, Фигаро там”, дигәндәй килеп чыга. Барча очракларда да һаман шул ук пиар-реклама.

Мондый хәлләрнең сәбәбе, гомумән, Русия халкы башында тирән тамырлар җәйгән коллык психологиясендәдер: патша заманаларында да, коммунизм чорында да халык үзен сарык көтүедәй хис итеп яшәгән бит.

Бүгенгә кайтсак, “Единая Россия” фиркасе дә шул элекке коммунистлар партиясе икәнен танырга туры килә. Дөрес, коммунизм чорыннан аермалы буларак, бүген башка фиркаләргә дә яшәү хокукы бирелгән, шөкер. Тик, барыбер, “руководящая и направляющая” роле һаман да бер үк кулларда кала бирә.

Димәк, “Единая Россия” фиркасенең лидеры буларак, Путин үзен илбашы дип хис итә дә ала. Һәм Конституцияне бозмас өчен генә, вакытлыча, Дмитрий Медведевны үз урынына куйган Путинның 2012 елда кабат президентлыкка кайтуына шикләнмәскә дә була. Ләкин...

"Медведев 2012 елда президентлыкка бармакчы"

Русия президентының ярдәмчесе Аркадий Дворкович Би-Би-Сига биргән интервьюсында, Дмитрий Медведевнең 2012 елгы президент сайлауда катнашырга теләвен белдерде.

Дворкович сүзләренчә, президент икенче мөддәткә сайланырга җыенмаган булса, үз тәкъдимнәрен тормышка ашыру өчен җитди эш алып бармаган булыр иде.

“Икенче елга вазифасы тәмамланачак президент үзен икенче төрле тота. Дмитрий Медведевның эшчәнлеген күзәтеп барган теләсә кайсы кешегә, аның икенче срокка калып, 2008 елда билгеләгән бурычларны гамәлгә ашырачагы яхшы аңлашыла”, диде ул.

Дворковичның бу ачыклавына казаннар ничек карый соң? Бизнес Оnline газеты бу хакта сораштыру үткәргән иде. Әлеге сораштыру нәтиҗәсендә шактый кызыклы җаваплар да алынган.

“Медведев сайлауларга ныклап хәзерләнә”

Татарстан фәннәр академиясе тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов фикеренчә, соңгы вакытларда президент Медведев үз-үзен нык тота.

“Моны Федераль җыенга юлламасын тыңлаган бер кеше дә сизми калмагандыр, дип уйлыйм. Иң мөһиме – юлламадагы текст түгел, ә президентның уку рәвеше, аның интонациясе, мимикасы. Моның белән беррәттән Медведев үз чыгышында: мин шулай уйлыйм, мин мондый фикердә, мин хөкүмәткә мондый күрсәтмә бирдем дип, күп кабатлады.

Ноябрь ае Русия президентына пиар өчен бик уңышлы булды. Сез аның NATO белән элемтәләрне ничек көйләвен генә карагыз. Моның яхшылап уйланылган сәясәт икәне әйбәт аңлашыла.

Юллама да барыннан да элек уңышлы пиар йөреш булды. Мин аны “балалар юлламасы” дип әйтер идем, чөнки Медведев бу юлламада балалар проблемына нык кагылды. Ә бит бу алдан уйланылган тема. Чөнки балалар темасы һәрвакыт игътибарны җәлеп итүчән.

Шуңа күрә пиар ягыннан президент соңгы вакытта Путинны уздыра дип әйтер идем. Бу исә Медведевнең президент сайлавына ныклап хәзерләнүен һәм анда җиңеп чыгарга теләвен күрсәтә”, дип белдерә, Рафаэль Хәкимов.

“Көндәшлекнең барлыкка килүе Русия өчен искиткеч нәрсә”

“Микрофинанслау үзәге” җитәкчесе Павел Сигал да Медведев 2012 елдагы президент сайлавында катнаша калса, уңышка ирешәчәк дип саный.

“Әмма бу эш Владимир Путин белән килешенгәндер, дип уйлыйм. Әгәр килешенмәгән булса, Дворковичның ачыклавы Медведевнең сайлауга катнашырга теләге булуын дәлилләп тора. Минемчә, көндәшлекнең барлыкка килүе – Русия өчен искиткеч нәрсә”, дип әйтә Павел Сигал.

“Парадигма” нәшрият йорты җитәкчесе Рәшит Галәмов исә, Русиядә бик күп кеше иртәдән кичкә кадәр тандемны талаштыру өчен тырыша, дип саный. 2012 елда кемнең президент булачагы турында сүз барганда, моны онытмаска кирәк.

Көнбатыш, узган атналарда Русиягә футбол дөнья чемпионаты уздыру хокукы биреп, кемне президент итеп күрергә теләвен ачыклады кебек. Бу сайлау Путин файдасына булды. Русия халкы да аны яклый, яисә Путин кемне күрсәтә – шуңа тавыш бирәчәк”, ди Рәшит Галләмов.

“Политбюро” нәрсә әйтер бит...


Танылган Русия политологы һәм политтехнологы, лоббичылык белгече Евгений Минченко исә 2012 елгы президент сайлауларына намзәтне бары тик Владимир Путин белән Дмитрий Медведев кына билгеләмәячәген, аның “политбюро” эчендә билгеләнәчәген әйтә.

Минченко әлеге җитәкче органга Русиянең административ, куәт һәм бизнес-элитасыннан 30 вәкил керүен бәян итә.

Ул “политбюро” әгъзаларына Владимир Путин, Дмитрий Медведев, Игорь Сечин, Алексей Кудрин, Сергей Нарышкин, Владислав Сурков, Сергей Собянин, Юрий Ковальчук, Геннадий Тимченко, Роман Абрамович, Алишер Усмановларны кертә.

Евгений Минченко бу “политбюро”га намзәтләр итеп, вице-премьерлар Игорь Шувалов, Виктор Зубков, Вячеслов Володин, Дмитрий Козак, Сергей Ивановны; куәт структурыннан Анатолий Сердюков, Виктор Иванов, Николай Патрушев, Александр Бортников, Михаил Фрадков, Сергей Шойгуны; президент администрациясеннән Александр Беглов, Алексей Громовны; корпорацияләрдән Сергей Чемезов, Владимир Якунин. Алексей Миллер, Александр Волошинны, шулай ук хакимияттәге ике партиянең лидерлары Борис Грызлов, Сергей Миронов һәм регион лидерларыннан Рамзан Кадыйровны күрсәтә.

Русиядә киләсе президент сайлау 2012 елның 11 мартында үтәчәк. Бу юлы Русия президенты беренче мәртәбә алты елга сайланачак.

Шагыйрә Вера Инберның бер гыйбарәсе дә искә төшә: “Салмыш ата-аналарның талашканын күзәткәндә, аларның балаларына: "Балалар, ата-анагызны сайлаганда сак булыгыз!" дип әйтәсе килә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG