Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда АКШ һөҗүмнәрендә 20 сугышчы үтерелде


АКШның пилотсыз очкычларыннан булган ракета һөҗүмнәрендә Пакстанда ике көндә сугышчы булуда шикләнелгән 20ләп кеше үтерелде.

Пакстан иминлек көчләре хәбәр итүенчә, һөҗүмнәр Әфганстан чигенә якын Тира үзәнлегендә булган.

Күзләү хезмәтләре Сват һәм Көньяк Вәзиристан вилаятеннән куылган Әл-Каида һәм Талибан сугышчылары хәзер шунда сыена, дип фаразлый.
XS
SM
MD
LG