Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гайнетдин: радикаллар Русияне таркату эшен башлады


Русиянең динара шурасы утырышында мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин эшче мигрантларның Русиягә агылуы – мәҗбүри адым, дип белдерде.

“Җирле халык эшләргә теләми икән, хезмәт хакы алгач алар 15-20 көн эшкә чыкмый икән – мондый эшчеләр белән берни җитештереп булмый,” диде мөфти.

Хәзрәт сүзләренә караганда, Русиянең эшчеләрне чакырмый башка чарасы юк: “алар эчми, алар тәртипле һәм эшләргә ярата, алган хезмәт хакларын алар гаиләләрен ашатырга дип өйләренә җибәрә”.

Соңгы егерме елда Русиядә эшләргә яратмаган, порно карап хәрәм эчергә яраткан, наркотик алып клубларга йөргән бер буын үсеп җитүен телгә алып, Равил Гайнетдин эшче мигрантларны гаепләмәскә чакырды. “Алар безгә эшләргә килә” диде мөфти.

Мигрантларны Русиядән куарга чакыручы радикаллар “Русияне таркату эшен башлады”, диде Русиянең мөфтиләр шурасы рәисе.
XS
SM
MD
LG