Accessibility links

Кайнар хәбәр

Социаль ипотека абынды: Гаеп атта да, тәртәдә дә


Татарстан быелгы социаль ипотека йортларын төзеп өлгертә алмый. Татарстанстат биргән мәгълүматларга караганда, 16 декабрьгә 1 миллион 811 мең кв. метр торак төзелгән. Бу күрсәткеч - планның 90%ын тәшкил итә.


Йортлар төзелешендә быелгы планның үтәлмәячәге узган атнада ук билгеле булган иде. Ул вакытта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов: “Мине кемнәрдер алдый һәм аларга тиешле җәзалар биреләчәк”, дип кисәткән иде.

17 декабрь көнне Министрлар кабинетында узган җыелышта президент, гаеплеләрне ике яктан да эзләү кирәк, дип белдерде. “Йорт төзү өчен акча бар, мөмкинлекләр бар, әмма план үтәлми”, диде ул.

“Әгәр гаепне үзеңдә эзләмичә, бер-береңә аударасың икән, димәк икең дә гаепле. Ә инде җаваплылыкны үз өстеңә аласың икән, бу – егетлек. Хәзергә без гаеплеләрне эзләмибез, гражданнарны яңа торак белән тәэмин итәргә тырышабыз. Ә тикшерүне соңрак барыбер уздырырбыз. Эшне кем эшли соң? Атка печән бирергә кеше бармы?”, дип тә өстәде президент.

Казан шәһәре башлыгы Илсур Метшин
Дәүләт торак фонды җитәкчесе Тәлгать Абдуллин сүзләренчә, республикада планда каралган 820 кв. метрлык торакның 716 мең кв. метры, ә Казанда 390 мең кв. метрның 272 мең кв. метры быел үз хуҗаларына тапшырылачак.

Казанда 100 мең кв метрдан артык мәйданлы торак йортларның быел кулланылышка тапшырыла алмавында Казан башлыгы Илсур Метшин Дәүләт торак фондын җаваплы тота. Журналистлар белән уздырган әңгәмәсендә ул торак фонды уздырган тендерда “Сфера плюс”, “Гамма дизайн”, “Татстрой” кебек төзелеш ширкәтләренең җиңеп чыгуын, әмма аларның тиешле эш күләмен башкаруда сәләтле булмауларын белдерде.

Дәүләт торак фонды җитәкчесе Тәлгать Абдуллин
“Киләсе елда торак йортларны төзиячәк ширкәтләрне нинди үзенчәлекләренә карап сайлап алачаксыз, дигән соравыбызга, Дәүләт торак фонды җитәкчесе Тәлгать Абдуллинның җавабы мондыйрак булды:

“Карарбыз. Дөресрәге сайлый торган кеше карасын”, диде Тәлгать Абдуллин.

Җитәкчеләр гадәттәгечә гаепне бер-берсенә аудара. Ә торак төзелешен түземсезлек белән көтүчеләрнең кайберләре 3әр ел буена социаль ипотекада чиратта тора. Шуларның берсе Ләйсән Сафина үз кичерешләре белән уртаклашты.

– Быел безнең ипотекага чиратка басканга 3 ел була инде. Әмма безнең зур суммалар салырга мөмкинлегебез юк. Шуңа күрә үз хисабыбызга кирәк кадәр генә салып бара алабыз.
– Сезгә фатир була дип кайчанга ышандырганнар иде?

– Безгә баштарак 3 ел чиратта торсагыз, фатир була, дип әйткәннәр иде. Әмма соңрак хисабыгызда билгеле бер сумма булырга тиеш, диделәр. Аның бәлкем ниндидер “нечкәлекләре” бардыр инде. Кызганыч, без аларны белеп бетермибез. Кеше ничек табадыр. Сайтка мин еш керәм керүен. Күп әйберне мин бәлки “күреп” бетермимдер. Бәлки “аңлап” бетермимдер.
– Икенче елга фатирлы булачакбыз дигән ышаныч бармы?

– Юк, әлбәттә. Безгә әйтеп куйдылар бит, билгеле бер күләмдә акча кертмәсәгез, фатир ала алмассыз дип. Әмма барыбер без ышанабыз инде. Ләкин бу ышанычыбыз 100%лы түгел.
XS
SM
MD
LG