Accessibility links

Кайнар хәбәр

Безнең гәҗит: “Җен шешәдән чыкты”


Tatarstan -- Newspaper "Beznen gazeta". №51, 23.12.09
Tatarstan -- Newspaper "Beznen gazeta". №51, 23.12.09

"Безнең гәҗит" Мәскәүдәге соңгы хәлләрнең төбендә социаль киеренкелек ята дип яза.

“Безнең гәҗит” газетының бу атна санында Сәйдулла Кутушевның “Җен шешәдән чыкты” дип исемләгән язмасы басылды. Биредә 11 декабрьдә Мәскәүнең Манеж мәйданында булган хәлләр тасвирлана.

Бу вакыйганың сәбәбе итеп: “Сәбәп гади – андый хәрәкәт хакимиятнең үзенә үк көчләр балансын саклап тору өчен кирәк иде. Төрле төркемнәрнең бер-берсенә каршы сугышуын кысылмый гына карап тору аларны акылга утыртуга караганда күпкә җайлырак бит. Ләкин рус милләтчелеге дигән җен инде артык ныгыды. Һәм хакимият 11 декабрьдә аның кулдан ычкынуын, башка авызлыклап булмавын аңлады шикелле.

Нинди чаралар күрелер? Һәрхәлдә, илдә милләтара татулыкны кайтарыр өчен, көч куллану гына җитми”, диелә язмада. Автор бу хәлләрнең артында милли мәсьәлә генә ятмавын, төбендә социаль киеренкелек булуын һәм әлеге вакыйгаларның Русиянең 2018 елда футболдан дөнья чемпионатын үткәрү хокукын откач башлануын ассызыклый.

Газетның Рәсим Хаҗиевнең “Мөселманнарга басым көчле” дигән мәкаләсендә шулай ук күптән түгел генә Норлат районында булган вакыйгалар турында языла. Автор бу яшь егетләрнең экстремист булуына ышанмавы турында әйтә.

Ышанмавының сәбәпләрен китереп : “Татарстандагы экстремистлык, террорчылык – юк нәрсә ул. Аның белән баш катырып, бер гаепсез яшьләрне төрмәгә озатканчы, ислам динен ничек итеп мескенлектән арындыру хакында уйларга кирәк ”, ди Рәсим Хаҗиев.
XS
SM
MD
LG