Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан Татар конгрессына яңа җитәкче сайланмады


Заһир Хәкимов, рәислеккә намзәтләрнең берсе
Заһир Хәкимов, рәислеккә намзәтләрнең берсе

Башкортстан татар конгрессы башкарма комитеты да җомга көнне үзенең утырышын үткәрде. Анда конгрессның быелгы эшчәнлегенә йомгак ясау белән бергә, Башкарма комитетка яңа рәис сайлау мәсьәләсе дә каралды.

Башкортстан татар конгрессы башкарма комитеты әгъзалары һәммәсе дә бертавыштан диярлек үзләренең быелгы эшчәнлегеннән канәгать калмауларын белдерә. Моны алар, өлешчә, Мортаза Рәхимов җитәкчелегендәге элекке хакимиятләрнең хөсетлегеннән күрә. Хәзер яңа президент итеп Рөстәм Хәмитов билгеләнгәч, татар милли оешмалары, шул исәптән татар конгрессы да киләчәккә зур өметләр баглады. Ләкин, менә ничә айлар үтсә дә, алар әле яңа президент белән күзгә-күз очрашып, үз гозерләрен әйтә алмауга брчылу белдерә.

Татар милли хәрәкәтенә керүче оешмалар Рөстәм Хәмитовка мөрәҗәгать юллап, анда республика татарларының хәл ителәсе проблемаларын яктырткан һәм аның белән очрашу мөмкинлеген сораган иде. Әмма быел бу форсат чыкмас кебек. Чөнки хәзер Рөстәм Хәмитов яңа ел бәйрәме алдыннан төрле тантаналы чараларда катнаша, районнарга да ешрак чыга.

Киләсе атнада, 22 декабрь көнне, Уфага Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге зур гына вәкиллек эш сәфәренә килә. Башкортстан рәсми даирәләре белән очрашудан соң, кичен, Рөстәм Миңнеханов Уфа “Нур” татар дәүләт театрында татар оешмалары вәкилләре белән очрашачак һәм андагы концертны караячак дип көтелә. Менә шул көнне Башкортстан татар оешмалары җитәкчеләре, бәлки, ике республика президенты катнашлыгында, Уфа татарлары гозерләренә дә колак салыныр, дип өметләнә.

Яңа рәис сайлау яңа елга калды

Ә җомга көнне узган утырышта Башкортстан татар конгрессы башкарма комитеты әгъзаларының бер өлеше үзләренең яңа рәисе итеп татар милли хәрәкәтендә 1990 еллардан бирле эшләүче Заһир Хәкимовны күрәселәре килүен әйтеп, аның намзәтен тикшерүгә чыгарды.

Ә башкарма комитетның икенче бер өлеше рәис итеп моңа кадәр дә бу вазыйфада исәпләнгән Тимергази Галиев калсын дигән таләпне әйтте. Ахыр чиктә тикшерүгә һәм фикер алышуга ике намзәтне дә – Тимергази Галиевны да, Заһир Хәкимовны да чыгарырга булдылар.

Башкарма комитетның бер төркем әгъзалары Тимергази Галиев үз вазыйфаларын башкармады, хәтта җыелышларга да йөрмәде, шуңа күрә конгрессның эше дә бармады дип дәгъва белдерде. Шуңа да алар, бәлки, конгресс эшен милли хәрәкәттә бай тәҗрибәсе булган Заһир Хәкимов җанландырып җибәрер, дип уйлавын әйтте.

Заһир Хәкимов татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы. Шул ук вакытта бүгенге көндә “Патриоты России” фиркасенең Башкортстан бүлегенә дә җитәкчелек итә ул. Татар конгрессы утырышы алдыннан, без аның үз намзәтенең рәислеккә куелуына карата фикерен белештек. “Башкарма комитет әгъзалары ышаныч күрсәтсә, мин рәис булырга ризалык бирермен”, диде Заһир Хәкимов.

Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитеты утырышының җомга көнне алдан каралган барлык мәсьәләләрне тикшерә алмаганлыгы да ачыкланды. Башкарма комитет әгъзалары арасындагы кызу бәхәсләр һәм, хәтта тарткалаш, яңа рәис сайлауны да кичектерергә мәҗбүр итте. Быел БР Татар конгрессының башка киңәшмәсе җыелмый, шуңа күрә, рәис сайлау мәсьәләсе дә Яңа ел бәйрәмнәреннән соң үтәчәк утырышта каралачак, дип белдерелде.
XS
SM
MD
LG