Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оппозиция Путинны мәхкәмәгә бирә


Русия оппозициясе җитәкчеләре премьер-министр Владимир Путинны мәхкәмә бирү ниятләре турында белдерде.

Кичә Путинның Русия халкы белән туры эфирда аралашуыннан соң оппозиция җитәкчеләренең берсе Борис Немцов премьерны ялган сөйләүдә һәм үзе вә хезмәттәшләрен мыскыл итүдә гаепләде.

Путин оппозиция турында сөйләгәндә, Владимир Рыжков һәм Владимир Милов 1990 елларда хакимияттә чакта миллиардлаган сум урлады һәм яңадан хакимияткә килсә аннан да күбрәк урлаячак, диде.

Оппозициядәге сәясәтчеләр бу атнада “Башбаштаклык һәм коррупциясез Русия” коалициясе кысаларында "Халык иреклеге фиркасен" төзү турында игълан итте.
XS
SM
MD
LG