Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 15:07

“Ватаным” бөтенрусия иҗтимагый оешмасының Башкортстан бүлеге быелгы соңгы җыелышын үткәрде. Анда агымдагы елга йомгаклар ясалды.

“Ватаным” оешмасының Башкортстан бүлегенә Башкортстан дәүләт педагогия университеты ректоры, республика Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Раил Әсәдуллин җитәкчелек итә. Башка югары вазыйфалары хәттин ашкан булса да, Раил әфәнде “Ватаным” оешмасы аша да байтак игелекле эшләр башкарырга вакыт һәм форсат таба.

Әле Уфада узган киңәшмә вакытында да ул быел шактый гына эшләр башкарылуы хакында сөйләде. Үзе дә педагогия университеты ректоры буларак, аеруча укытучылар һәм мәктәпләр белән эшләүгә, аларга һәртөрле ярдәм күрсәтүгә зур игътибар бирүләре хакында әйтә Раил Әсәдуллин. "Татар халкының милли-мәдәни мәнфәгатьләренә бәйле чараларда катнашу да файдага", ди ул.

Быел Бүздәк районындагы Килем республика татар тарихи-мәдәни үзәгендә берничә мәдәни чара оештыру аеруча истә калган вакыйгалардан.

“Татар мәктәпләренә һәм гимназияләренә методик ярдәм күрсәтү төп бурычларыбызның берсе. Шулай ук талипларны да Татарстанга экспедицияләргә, конференцияләргә һәрдаим җибәреп торабыз”, ди Раил әфәнде.

Аның әйтүенчә, хәзер республикада татар халкының милли-мәдәни мәнфәгатьләрен хәл итү өчен шартлар арта.

“Бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска, барлык татар җәмәгатьчелек оешмаларына бергәләп һәм тату эшләргә кирәк”, ди Раил әфәнде.

XS
SM
MD
LG