Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тимошенко хөкүмәтенең Украинага 6 миллиардлык зыяны игълан ителде


Хакимиятләр Юлия Тимошенко җитәкчелегендәге элекке хөкүмәткә яңа гаепләүләр белдерде.

Финанс министры Федер Ярошенко, элекке хөкүмәт эшчәнлеген тикшерү нәтиҗәләрен игълан итеп, Украинага салынган зыянның күләме 50 миллион гривна (6 миллиардтан артык доллар) диде.

Бу атнада Украинаның баш прокуратурасы Тимошенконы экология программалары өчен тотыласы акчаларның башка җиргә тотуда гаепләп җинаять эше ачты.

Сәяси репрессияләрне туктату таләбе белән Тимошенконың элекке хезмәттәшләре Югары Рада эшен туктатты. Хакимияттәге “Регионнар фиркасе” утырыш бүлмәсенә бәреп керде. Бәрелешләрдә “Тимошенко блогыннан” алты кеше җәрәһәтләр алды.

Башлары яраланган ике депутат әле дә хастаханәдә кала.
XS
SM
MD
LG