Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларуста Лукашенконы алдан сайлаталар


19 декабрьдә Беларуста президент сайлавы узачак. Чынлыкта инде халык берничә көн сайлау бүлекләренә йөри.

Төрле сәбәпләр аркасында якшәмбе көнне сайлау бүлекләренә килә алмаучылар бу эшне алданрак эшли ала һәм Беларуста моңа инде 14 декабрь көнне үк керештеләр. Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, беренче өч көндә генә дә мондый алдан тавыш бирүчеләрнең саны барлык сайлаучыларның 12 процентына якынлашкан.

Белгечләр “өстән боеру” сәбәпле, Беларустагы халыкның өчтән бере 19 декабрьгә кадәр үк сайлау бүлекләрендә булып китәргә мөмкин дип саный. Элекке сәяси кампанияләр күрсәткәнчә, нәкъ шушы вакытка иң күп хәрәмләшүләр туры килә дә инде.

Бәйсез Беларус тарихында беренче тапкыр президент вазыйфасына ун намзәт дәгъва кыла. Хәзерге президент Александр Лукашенкодан тыш, монда Владимир Некляев, Андрей Санников, Николай Статкевич, Ярослав Романчук, Виталий Рымашевский, Григорий Костусев, Алексей Михалевич, Виктор Терещенко һәм Дмитрий Усс катнаша. Аларның барысы да үзләрен азмы-күпме Лукашенкога каршы торучы дип белдерсә дә, сайлауга бер уртак демократик намзәтне чыгару турында килешә алмады.

Беларус оппозициясе урам җыены үткәрде
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:01 0:00

19 декабрь якшәмбе көнне узачак сайлау алдыннан Беларус оппозициясе Мински үзәгендә "Беларуска әйе, Лукашенкага - юк!" дигән шигар белән урам җыены үткәрде.

Куып китермәсәләр дә...

Хокук яклаучылар фикеренчә, иң күп хәрәмләшүләр нәкъ алдан уздырылган сайлау, ягъни кәгазьләре ташлый торган тартмалар янында күзәтүчеләрнең булмаган чагына туры килә. Әлеге хәл быел да кабатланырга мөмкин. Сайлау комиссиясендә теркәлү узган 27 меңнән артык күзәтүче арасында бары 90 урын гына оппозиционерларга бүленгән. Сайлау кампаниясе вакытында төрле хәрмләшүләр мониторингын алып баручы “Ирек өчен” хәрәкәте җитәкчесе урынбасары Юрий Губаревич кешеләрне алдан сайлатуга күпләп алып килүләрен әйтә.

“Әгәр гадәти тәҗрибәне карасак, бу юлы алдан сайлаучыларның саны нык арткан. Кешеләрне сайлау бүлекләренә куып ук китермәсәләр дә, алдан тавыш бирүне “бик үтенеп” сорыйлар. Аеруча да бу студентлар тулай торагына, ширкәт хезмәткәрләренә хас. Безнең максат – канунсыз гамәлләрне ачыклау һәм комиссиягә мондый хәлләрнең мөмкин түгеллеген җиткерү, ди ул.

Кырыс җавап

Алдагы көнне Лукашенко президент кампаниясе һәм җәмәгатьчелек иминлеге турында киңәшмә уздырды. Анда төп мәсьәлә булып 19 декабрьгә билгеләнгән оппозиция чарасы турында сөйләшү торды. Аеруча да президентны оппозиция җитәкчеләренең “йә җиңүне бәйрәм итәбез, йә гадел сайлау уздыруны таләп итәчәкбез” дип сайлау бүлекләре ябылгач кичке сигезгә Минскиның Октябрь мәйданына җыелырга чакыруы борчу уятты. Лукашенко исә хокук саклаучыларга бик “кырыс” һәм “тиешле” җавап кайтарыга таләп итте.

“Туган хәлгә карап эш итәргә кирәк. Провокация чыгудан яки кешеләр белән ниндидер хәл килеп туудан Аллаһы сакласын. Без кешеләрне саклап калырга тиеш. Бу хокук саклаучыларның максаты. Кемдер якын килергә ярамаган чикне узса, Анатолий Нилович (эчке эшләр министры – Анатолий Кулешов), хокук саклаучылар һәм хәрбиләрнең җавабы тиешле һәм кырыс булуы мөһим”, диде ул.

Лукашенко әйткән провокация һәм хәтта терактлар белән оппозицияне президент идарәсе башлыгы Владимр Макей да куркытты. Намзәтләрнең берсе Ярослав Романчук бу уңайдан түрәләрнең хәбәрләрне тикшерүне таләп итеп Генераль прокуратурага мөрәҗәгать итте. Аның фикеренчә, әгәр Макейның 19 декабрьдә ниндидер төркемнең шартлау оештыру турында фактлары бар икәне, аларны кулга алырга кирәк. Юкса, Макей ялган мәгълүмат тарату өчен җавап тотарга тиеш.

Халыкара күзәтүчеләр сайлауга тыкшынмасын

Демократлардан тагын бер намзәт Владимир Некляев хакимияткә тыныч чарадан куркасы юк дип белдерә. Аның сүзләренчә, мәйдан ул - гражданнар җәмгыятенең сайлаудагы хәрәмләшүләргә каршы тыныч акциясе һәм башка берни дә түгел. Моннан тыш ул шәһәр җитәкчелегенең анда шугалак булдыруына да гаҗәпләнә.

“Ничек инде кешеләрнең мәйданга җыелачагын белә торып аларның аяк асларына боз җәеп була”, ди Некляев.

Шул ук вакытта Лукашенко Беларуска килүче халыкара күзәтүчеләр урынын да билгеләп куйды. Аның фикеренчә, алар сайлауга тыкшынырга тиеш түгел, ә бары кампаниянең барышын күзәтеп бәя генә бирергә хокуклы. “Сайлау бүлегендә бер генә җитәкче – бу комиссия башлыгы. Ул ничек хәл итә, шулай булачак”, диде Лукашенко.
XS
SM
MD
LG