Accessibility links

Кайнар хәбәр

Молдовада тавышларны яңадан санау нәтиҗәләре игълан ителде


Молдова үзәк сайлау комиссиясе ноябрь аенда вакытыннан элек үткәрелгән парламент сайлавындагы тавышларны яңадан санау нәтиҗәләрен игълан итте.

Комиссия рәисе Юрий Чокан әйтүенчә, тавышларны яңадан санаганда нәтиҗә бераз гына башкачарак булган, әмма ул депутат мандатлары бүленешенә тәэсир итәрлек түгел.

Тавышларны яңадан санау хакимиятне хәрәмләшүдә гаепләүче коммунистлар мөрәҗәгате белән Конституцион мәхкамә карары нигезендә үткәрелде.

Молдованың яңа парламентына коммунистлардан тыш Либерал-демократик, Демократик һәм Либерал фиркаләр керде. Аларның берсе дә хөкүмәтне үзләре генә төзү өчен зарур булган күпчелеккә ия түгел.
XS
SM
MD
LG