Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай: Корея ярымутравында вәзгыять “үтә куркынычлы”


Кытай тышкы эшләр министры урынбасары Чжан Чжицунь Пекиң Корея ярымутравындагы вәзгыятьне “үтә куркынычлы” дип исәпли диде.

Аның әйтүенчә, Көньяк Кореяның Пекиңдәге илчесенә Төньяк Корея чигенә якын урнашкан Йонпхендо утравы янында Көньяк Корея һәм АКШ уртак хәрби күнегүләре сәбәпле вәзгыятьнең яңадан кискенләшү мөмкинлеге турында әйтелгән.

Элегрәк Пхеньян, әгәр бу күнелүләр вакытында чын атышлар булса, Көньяк Кореяга һөҗүм итәчәге турында кисәткән иде.
XS
SM
MD
LG