Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 22:20

Вологдадагы янгында сигез кешенең үлеме тикшерелә


Вологдада булган янгында сигез кешенең, шул исәптән өч баланың үлеме тикшерелә.

Корбаннарның мәетләре узган төндә янган бер хосусый йортта табылган.

Тикшерүчеләр бу фаҗиганең очраклы казамы, яки кемнеңдер җинаяте нәтиҗәсеме булуын ачыкларга тырыша.

Ноябрь аенда Кущевская шәһәрендә янган йорттагы 12 кешенең барысы да җинаятьчеләр тарафыннан үтерелгән булуы ачыкланган иде.

XS
SM
MD
LG