Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама Сенатны стратегик һөҗүм кораллары килешүен расларга чакыра


АКШ президенты Барак Обама тагын бер мәртәбә Сенатны Русия белән имзаланган стратегик һөҗүм коралларын киметү килешүен расларга чакырды.

Обама үзенең атналык мөрәҗәгатендә, әгәр дә бу документ ратификацияләнмәсә, АКШның атом коралы таралуга каршы көрәшүче төп ил булуына ышаныч бетәчәк һәм бу Русия белән мөнәсәбәтләргә дә зыян китерәчәк диде.

"Яңа килешү булмаса, без Русия белән мөнәсәбәтләрдә ирешелгән тәрәккыятне югалтырга мөмкинбез. Бу мөнәсәбәтләр Иранга каршы кырыс чикләүләр, куркынычлы атом-төш материалларын террорчылардан саклау һәм Әфганстандагы хәрбиләребез тәэминаты юллары өчен бик мөһим”, - диде Обама.

Килешүне раслау өчен аны сенаторларның өчтән икесе хуплавы зарур.

Кайбер республикан сенаторлар бу килешү АКШның атом коралларын заманчалаштыруны кыенлаштырачак дип аңа каршы чыга.
XS
SM
MD
LG