Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларуста президент сайлавы үтә


Беларуста бүген президент сайлавы үтә. Тавыш бирүдә сайлаучыларның инде 65 проценты чамасы катнашкан.

Бу санга 14 декабрьдән башлап алдан тавыш бирүчеләр дә керә. Үзәк сайлау комиссиясе рәисәсе Лидия Ермошина әйтүенчә, сайлауны инде гамәли дип исәпләргә мөмкин.

Президент кәнәфие өчен ун намзәт, шул исәптән илне инде 16 ел буе идарә итүче хәзерге президент Александр Лукашенко да көрәшә.

Оппозиция намзәтләре саулау нәтиҗәләре хәрәмләшүләр белән саналыр дип исәпли һәм халыкны тавыш бирү тәмамлану белән Минскийның үзәк мәйданына чыгып яңа сайлар таләп итәргә чакыра. Оппозиция бу урам җыены тыныч үтәчәк дип ышандыра.
XS
SM
MD
LG