Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 21:13

Беларустагы президент сайлавында exit poll президент Лукашенконың 72 процент тавыш җыячагын күрсәтә.

Беларуста якшәмбедә президент сайлавы үтте. Тавыш биреп чыгучылардан сораштырулар нәтиҗәсенә караганда, президент Лукашенко 72 проценттан артык тавыш җыярга охшый.

Икенче һәм өченче урыннарда дүртешәр процент тавыш белән оппозиция вәкилләре Андрей Санников һәм Владимир Некляев булыр дип фаразлана.

Тавыш бирүдә сайлаучыларның өчтән икесеннән артыгы катнашкан. Бу санга 14 декабрьдән башлап алдан тавыш бирүчеләр дә керә.

Лидия Ермошина
Үзәк сайлау комиссиясе рәисәсе Лидия Ермошина әйтүенчә, сайлауны инде гамәли дип исәпләргә мөмкин.

Президент кәнәфие өчен ун намзәт, шул исәптән илне инде 16 ел буе идарә итүче Лукашенко да көрәшә.

Оппозиция намзәтләре сайлау нәтиҗәләре хәрәмләшүләр белән саналыр дип исәпли һәм халыкны тавыш бирү тәмамлану белән Минскийның үзәк мәйданына чыгып яңа сайлау таләп итәргә чакыра. Оппозиция бу урам җыены тыныч үтәчәк дип ышандыра.

Мәйдан эчке гаскәрләр хәрбиләре утырган ныгытылган МАЗ машиналары белән уратып алынган. Оппозиция намзәте Некляев, хәрбиләр мөмкинлек бирмәсә, биш намзәтнең митингны башка урынга күчереп булса да, барыбер үткәрәчәген әйтте.

XS
SM
MD
LG