Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама АКШ-Төркия мөнәсәбәтләренең мөһимлегенә басым ясый


АКШ президенты Барак Обама АКШ белән Төркия мөнәсәбәтләре, Иран мәсьәләсендәге килешмәүчәнлекләргә карамастан, моңарчы әле беркайчан да булмаган дәрәҗәдә мөһим дип белдерде.

Төркиянең “Hurriyet» газетына интервьюда Обама Иран тирәсендәге низагъны тыныч юл белән чишәргә тырышачагын әйткән.

Шул ук вакытта Обама Тәһран әле халыкара җәмәгатьчелекне үз атом програмының тыныч максатта эшләвенә ышандыра алмады дигән.

Обама Төркия Иранга карата кырыс сәясәткә каршы чыкса да, Анкара Тәһран кулында атом коралы булуга юл куярга ярамый дип исәплидер дигән ышанычын белдерә.
XS
SM
MD
LG