Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самар коммунистлары хөкүмәтнең китүен таләп итә


Самар коммунистлары, бүгенге хөкүмәтне отставкага җибәрүне таләп итеп, митинг уздырды. 19 декабрь көнне һава шартлары суык булуга карамастан, Самарның эшчеләр бистәсе булып саналган Безымянкада коммунистлар канәгатьсезлек җыенын үткәрде.


Чыгып сөйләгән дистәгә якын кешенең авызыннан бер үк эчтәлектәге фикерләр яңгырады. Бүгенге хөкүмәтнең социаль-икътисади сәясәте күпчелек халыкны канәгатьләндерми. Яшәешнең кайсы гына тармагын алсаң да, барлык җирдә дә хәерчелек. Шуның өстенә әле Самарның Мәскәү вакыты белән яшәвенә дә нәфрәтләнүчеләр табылды.

Митингта катнашучылар түбәндәге шигарләр белән торды:

“НАТОны Русиягә кертмәскә!”, “ВТО – Русия өчен үлем!”, “Тариф террорын туктатыгыз!” Соңгысы яшәешнең барлык тармакларында да хаклар үсү белән язылган сүзләр. Җитәкчеләр инфляцияне 10% дисә дә, чынбарлыкта 20-30% дигән саннар да китерелде.

Кайберәүләр Советлар Берлеген сагынып, аны кайтаруны максат итеп куйды. Митингта Русия буйлап яшьләрнең чыгыш ясаулары турында сөйләделәр һәм менә мондыйрак фикер дә ишетелде:

“Яшьләр җәмгыятьтәге гаделсезлекне күрә, чарасызлыкка аптырый. Менә шул давылдай көчне хөкүмәттән борып, милләтара низагка түрәләр үзләре юнәлтә”.

Һәр чыгыш ясаучы нотыгын “Хөкүмәт – отставкага, Путин – отставкага!” сүзләре белән тәмамлады. Соңыннан резолюция кабул иттеләр. Анда да Путин-Медведев командасына ышанмаучылык белдереп һәм вазифаларыннан китүләрен таләп итеп, бердәм кул күтәрделәр.
XS
SM
MD
LG