Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 12:03

Кубаньдә кол хезмәте кулланучылар тотылган


Краснодар краенда бер ширкәт эшендә кол хезмәте куллануда гаепләп җинаять эше ачылды.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, кол хезмәте Кущевская шәһәрендә күпләп үтерүне оештыруда гаепләнүче Cергей Цапокның анасы ширкәтендә кулланылган.

Апрель аенда “Артекс-Агро” ширкәтенә эшкә урнашкан уннан артык Украина ватандашының паспортларын тартып алганнар һәм аларны яшәргә алачыкларга урнаштырып кыйнап эшләткәннәр.

Ноябрь башында Кущевская шәһәрендә янган бер йортта үтерелгән 12 кешенең, шул исәптән дүрт баланың мәете табылган иде.

XS
SM
MD
LG