Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 05:08

Пхеньян Сеулның хәрби күнегүләренә җавап бирмәячәк


Төньяк Корея чик буендагы Йонпхендо утравы тирәсендә Көньяк Кореяның бүгенге хәрби күнегүләренә җавап бирмәячәген белдерде.

Көньяк Корея киңкүләм мәгълумат чаралары күнегүләр вакытында, алдан ниятләнгәнчә, артиллерия атышлары да булганлыгын хәбәр итә.

Ноябрь ахырында шундый ук күнегүләрдән соң Төньяк Корея Йонпхендо утравын утка тотып дүрт кешене үтерде.

Пхеньян бу юлы да артиллерия атышлары булса утрауны утка тоту белән янаган иде.

Көньяк Кореяның тышкы эшләр министрлыгы сүзчесе Ким Йоң-су “Йонпхендо утравындагы хәрби күнегүләр гадәти һәм нигезле эш, бу безнең суларны һәм җирләрне саклау өчен эшләнә. Шуңа күрә бу безнең суверенлык мәсьәләсе”, - диде.

XS
SM
MD
LG