Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 19:33

Лукашенко бәйрәм иткәндә халык мәйданда кыйналды


Якшәмбе көнне узган Беларус президенты сайлавында Александр Лукашенконың җиңүе әйтелә. Хәрәмләшүләр булуын белдергән оппозиция хокук саклаучылар тарафыннан куып таратылды.

Беларус үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Лидия Ермошина Лукашенконың беренче турда ук 80%ка якын тавыш җыюын әйтә.
Ләкин оппозиция сайлауда хәрәмләшүләр булуын белдерә. Әлеге нисбәттә алар якшәмбе кичен каршылык чарасына җыелды. Әмма хокук яклаучылар, иминлек көчләре аларны кырыс рәвештә куып таратты.

Төрле мәгълүматларга караганда, 200дән 600гә кадәр кеше, шул исәптән президентлыкка намзәтләр дә тоткарланган. Аларның берсе 64 яшьлек Владимир Некляев чара вакытында кыйналу нәтиҗәсендә аңын югалтып хастаханәгә озатыла.

Дистәләрчә кеше яраланган

Минскиның Октябрь мәйданында 20 меңләп кеше җыелуы хәбәр ителә. Чара үзе башта тыныч кына башланып китә. Ләкин җыелган халык арасыннан кайберләре хөкүмәт бинасына һөҗүм башлый. Алар тәрәзәләрне һәм ишекләрне ватуга керешә.

ОМОН тиз арада бинаны камап алып, әлеге кешеләрне кыйный-кыйный полиция машиналарына куып кертә бара.

Оппозиция вәкилләре чаралар куып таратылган вакытта дистәләрчә кешенең яралануын әйтә. Шулай ук, Азатлык радиосы Беларус редакциясенең дә ике журналисты кыйналган, ике блоггер кулга алынган.

Кайбер массакүләм мәгълүмат чаралары сәхифәләре язуынча, күп кенә интернет сәхифәләргә керү авырлашкан. Беларусларның шактые мәгълүматны социаль челтәрләрдән ала торган булган. Соңрак аларга керү дә туктатылган. Аерым алганда Google, Twitter һәм Facebook сервислары ябылган. Хәтта кайбер оппозиционерларның мобил телефоннары да күпмедер вакытка эшләми торган.

Халыкара оешмалар тәнкыйть белдерә

“Фридом хаус” хокук яклау оешмасы инде сайлау барышын тәнкыйтьләп чыкты. “Беларус хакимиятенең сайлау вакытында һәм аннан соң оппозициягә карата каршы чаралар куллануы, шул исәптән протест белдерүчеләрне кыйнаулар, бәйсез мәгълүмат чаралары һәм социаль челтәрләр сәхифәләрен ябу илдәге ирекле һәм гадел сайлау өметләрен бөтенләй юкка чыгарды”, ди оешма үз белдерүендә.

Европа парламенты президенты Ежи Бузек намзәтләрнең берсе Некляевны кыйнауны башка сыймаслык хәл дип атады. «Бу бернинди гаепсез намзәткә куркаклар һөҗүме бары нәфрәт кенә тудыра. Халыкара җәмәгатьчелектә мондый хәл мөмкин әйбер түгел. Мин президент Лукашенкодан көч куллануны туктатырга һәм моңа катнашы булганнарны җавапка тартырга чакырам», диде ул.

Әлеге бәрелешләр тыныч рәвештә узган сайлау алды кампаниясеннән соң күзәтелә. Көнбатыш сайлауларның «чиста» узуы өчен 3 миллиард доллар ярдәм тәкъдим иткән иде. Шул ук вакытта Русия аларны да уздырып аралар җылына башлаган Беларуска 4 миллиард доллар бирәчәген әйтте.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG