Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда яңа парламент 20 гыйнварда җыелачак


Әфган президенты Хәмит Карзаи сүзчесе Вахит Гомәр әйтүенчә, илнең яңа парламенты беренче утырышка киләсе елның 20 гыйнварында җыелачак.

18 сентябрьдә үткән парламент сайлаудан соң күпсанлы хәрәмләшүләр турында хәбәрләр озак тикшерелеп сайлау нәтиҗәләре 24 ноябрьдә генә расланды.

Тикшерүләр нәтиҗәсендә миллион өч йөз меңләп тавыш, ягъни барлык тавышларның чиреге диярлек гамәлдән чыгарылды, җиңүе игълан ителгән 19 намзәт депутат урыныннан колак какты.
XS
SM
MD
LG