Accessibility links

Кайнар хәбәр

Күп кар яву Европа транспорт хәрәкәтенә комачаулый


Европаның кайбер илләрендә күп кар яву сәбәпле транспорт хәрәкәтенә зур зыян килде, күп кенә мәктәпләр эшләми.

Германиянең Франкфурт, Мүнхен һәм Берлин һава аланнарында меңнән артык очыштан баш тарттылар, күп кенә очышлар кичектерелде.

Бельгиядә 600 чакрым озынлыктагы тыгын сәбәпле йөк машиналары хәрәкәте тукталып калды.

Британия һәм Франциянең барлык диярлек һава аланнары чикләнгән күләмдә генә эшли.

Франциянең төньягында тимер юл һәм машина хәрәкәте чикләнде.
XS
SM
MD
LG