Accessibility links

Кайнар хәбәр

Икмәктәге нурланыш киләсе буыннарга яный


Татарстанда 2009 елда башланган бөртеклеләрне гамма-нурланыш аша чистарту тәҗрибәсе дәвам итә. Әлеге ысул белән 2010 елда 100 тонна бодай, кукуруз һәм арпа чәчелгән. Нурланыш алган бөртеклеләрнең күпмедер уңышы артса да, экологлар, моның киләсе буыннарга зыяны бар, дип саный.


Татарстанда узган атна ахырында әлеге тәҗрибәгә кагылышлы ике зур чара үтте. Аларның беренчесе Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетында атом-төш афәтенә каршы җәмгыятьнең Татарстан бүлеге һәм башка экологик җәмгыятьләр ярдәме белән уздырылган Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясе булды.

Төрле төбәкләрдән килгән галимнәр, экологлар катнашында узган әлеге җыелышта Татарстанда авыл хуҗалыгында бөртеклеләрне гамма-стерилизацияләү юлы белән чистартуның табигатькә, кешелек буыннарына тәэсире тикшерелде.

Бу чараларның икенчесе исә шимбә көнне Татарстанга килгән Русия премьер-министры урынбасары Игорь Шувалов, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “Росатом” башлыгы Сергей Кириенко катнашында хөкүмәт йортында узды.

Бүгенге көндә “Росатом” оешмасы белән Татарстан хөкүмәте арасында кул куелган килешү нигезендә Апас районында бөртеклеләр өстендә уздырылучы әлеге тәҗрибә нәтиҗәләре күрсәткәнчә, нурланыш аша чистартылган бодай 17%-23%, арпа 11%-12%, кукуруз 21%-27%ка күбрәк уңыш бирә икән. Әмма бу тәҗрибәгә Татарстан экологлары гына түгел, Русиянең башка төбәкләрендәге галимнәр дә каршы чыга.

Әйтик, конференциягә Новосибирскидан килгән агроном-галим Анатолий Конев фикеренчә, нурланыш аша чистарту – ул үз кулларыбыз белән тагын да көчлерәк бактерияләр китереп чыгаруга юл ачу. Аның фикеренчә, җирне биоэкологик систем нигезендә эшкәртергә, табигать кануннарыннан тайпылмаска кирәк.

Бөртеклеләр өстендә уздырылучы әлеге тәҗрибәгә карата үз фикерләрен белдерүен сорап, агробизнес кадрларын хәзерләү институты ректоры, профессор һәм академик Сәлимҗан Шәриповка мөрәҗәгать иттек.

“Бу проблемда Татарстанда һәм Русиядә соңгы вакытларда зур бәхәс бара. Минем, шәхсән, бу тәҗрибә белән гамәлдә шөгыльләнгәнем юк. Ләкин шулай да үз фикерләремне әйтергә мәҗбүрмен.

Халыкның борчылуы урынлы, әмма шул ук вакытта ул борчылуның нигезе юк. Спас районында барган әлеге тәҗрибәнең нәтиҗәләрен сөйләү дөрес түгел. 1 ел эчендә тәҗрибәнең нәтиҗәсен әйтү урынсыз. Нәтиҗәләр һәрвакытта 3 елсыз игълан ителми.

Икенчедән, бу тәҗрибә кишәрлекләренә күпме минераль ашламалар кертелгән, бөртеклеләрне авырулардан, бөҗәкләрдән саклауның нәтиҗәләре юк. Шуңа күрә бүгенге көндә бу тәҗрибәне зур итеп күтәреп алып, аны кулланылышка кертергә кирәк дигән фикерләрне мин хупламас идем.

Шул ук вакытта алдынгы фикерләрнең дә уңай яклары бар. Мин әйтер идем, иң элек аның уңай һәм тискәре якларын тикшерергә кирәктер, дип. Аннан соң гына аны гамәлгә кертергә кирәкме-түгелме дигән фикерләрне әйтеп булыр иде.

Аннан соң без халкыбызның исәнлеге кирәк дибез икән, чит илләргә карыйк: анда һәрвакытта да экологик яктан чиста продукция җитештерү турында сүз алып барыла. Бу эшләргә алынучыларның халыкның исәнлеге, аның матурлыгы, аның киләчәге турында уйлаулары зарур, дип әйтер идем.

Бездән, бу тәҗрибәне уздырыр алдыннан фән һәм тормышта эш алып баручы кешеләрнең фикерләре соралмады”, ди Сәлимҗан Шәрипов.

Шуны да әйтергә кирәк, бөртеклеләрне гамма-нурланыш аша чистарту проектын, алга таба яшелчә һәм терлек азыкларында да үткәрү планлаштырыла. “Росатом” башлыгы Сергей Кириенко сүзләренчә, Татарстан тәҗрибәсен киләчәктә Русия төбәкләренә тарату күздә тотыла.
XS
SM
MD
LG