Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камышлы татар театрына – 90 ел


Камышлы театры 90 еллыгы уңаеннан чыгарылган җәдвәл
Камышлы театры 90 еллыгы уңаеннан чыгарылган җәдвәл

Шушы көннәрдә Камышлы авылының мәдәният сараенда үзешчән татар театрының 90 еллыгын бәйрәм иттеләр. Тантанада татар милли хәрәкәтенең аксакалы Азат Надыров та булды.


Русия киңлекләрендә татар халкы сибелеп көн күрә. Кайдадыр татар учагы бөтенләй сүнгән, татарлык үлем түшәгендә. Кайдадыр җыр төркемнәре яшәп килә.

Ә менә театр тоту, авыл җирлегендә 90 ел буена театр уйнап килү тик Самар өлкәсенең Камышлы авылында гына дисәк, ялгышмабыз кебек.

Азат әфәнде, һәр тантана бүләкләр бирү белән бәйләнгән. Алар күп була. Нинди хисләр белән кайттыгыз туган авылыгыздан?

Әйтергә генә җиңел. Театр узган гасырның ачлык елларында оешкан. Кышкы салкын бураннарда, язгы баткаклыкларда авылдан-авылга йөреп, ач-ялангач килеш 90 ел буена милләтебезгә хезмәт итә. Халыкка көч, өмет, дәрт вә шатлык өстәп тора. Йөзләгән кеше театр аша уза. 20-40 ел эшләгән артистлар бар. Шулар арасында ирле-хатынлы, балалары белән эшләгәннәре бар. Династияләр барлыкка килгән. Барчасы да бушлай эшли.

Юбилейда спектакльләрдән өзекләр күрсәттеләр. Олысы-кечесе соклангыч дәрт белән уйный. Һәммәсендә илһамлык, күзләрендә нур вә өмет. Сиксәнне узган Зөбәрҗәт апага соклануның чиге юк. Менә торып, урак урырга китәр, диярсең.

Рухи һәм физик көч ташып тора. Сәхнәдән артистлар үзләре әйттеләр: “Сәхнә безне гел яшәртеп тора”, дип.

Юбилей – ул шау-куаныч. Шунда да иң-иңе булгандыр бит?

Балалар “Беренче театр” спектакленнән өзек күрсәтте. Димәк театрның киләчәге бар. Минем өчен моннан да зур шатлык юк.

Шулай да театрны ничек гомерле итәргә?

Бәйрәмдә шундый тәкъдим ясадым: Камышлы мәктәп балаларыннан үрнәк алып, өлкәбезнең татар авылларындагы мәктәпләрдә дә драмтүгәрәкләр булдырырга. Аннан соң инде өлкәкүләм балалар татар театры фестивален тәртипкә салырга. Бу да татарлыгыбызны, телебезне саклау ысулының берсе. Моңа мәгариф җитәкчеләре, бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты колак салсын иде. Яшьләрне бозыклыктан сакларга кирәк. Аларга төрле вариантлар тәкъдим итәргә кирәк.

* * *

Азат Надыровның фикерен мин Самар өлкә татар мохтарияте рәисе Мидхәт углы Миннәхмәт Халиулловка җиткездем. “Бала чакта биергә дә, җырларга да кирәк. Бик матур тәкъдим. Яшьлек – ул әле эшкә, һөнәргә өйрәнү чоры да. Эш яраткан кеше беркайчан да югалмый. Эшле кеше – ул ашлы кеше”, диде Миннәхмәт әфәнде Халиуллов.
XS
SM
MD
LG