Accessibility links

Русия мөселманнары үзәк диния идарәсе Мәскәүдә эшчәнлеген яңарта


Русия мөселманнары үзәк диния идарәсе үз карамагында эшләүче Мәскәү мөфтияте һәм Үзәк Русия мөфтиятен төзүгә керешкән. Бу турыда "Азатлык" радиосына үзәк диния идарәсе рәисе Тәлгать Таҗетдиннең беренче урынбасары Әлбир хәзрәт Крганов белдерде. Аның әйтүенчә, бу мәсьәләдә хакимият белән дә аңлашулар бар.

Әлбир хәзрәт шулай ук Үзәк диния идарәсенең Мәскәү хөкүмәтенә Русия башкаласында яңа мәчет төзү өчен җир сорап мөрәҗәгать иткәнлеген һәм уңай җавапка өметләнүен белдерде. Шул ук вакытта ул дини бәйрәмнәр вакытында Мәскәү мөселманнарының гыйбадәтханәләргә сыймавы проблемын гыйбадәтләрне күп халык сыйдырышлы спорт корылмаларында үткәрү юлы белән чишәргә тәкъдим итә.

Русия мөселманнары үзәк диния идарәсе рәис урынбасары, яңа төзелгән Бөтенрусия мөфтияте мөселманнарны таркату юнәлешендә эшләмәсә, киләчәктә аның белән хезмәттәшлек мөмкинлеген кире какмый.
XS
SM
MD
LG