Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйрак парламенты илнең яңа хөкүмәтен раслады


Гыйрак парламенты премьер-министр Нури әл-Мәлики җитәкчелегендәге яңа хөкүмәтне раслады.

29 министр урынына, шул исәптән премьер урынына намзәтләр расланды.

Парламент шулай ук яңа хөкүмәтнең террорчылыкка каршы көрәш һәм икътисадны либеральләштерү програмын хуплады.

Яңа хөкүмәтне раслау илдә айларча дәвам иткән сәяси кризиска нокта куя.

Гыйрактагы төп сәяси көчләр 7 мартта үткән парламент сайлавыннан соң озак вакыт коалиция төзү турында килешә алмаган иде.
XS
SM
MD
LG