Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 21:08

Кытай киңкүләм мәгълумат чараларында чит тел сүзләре тыела


Кытайда киңкүләм мәгълумат чараларында чит тел сүзләрен һәм кыскартмаларын куллану тыелды.

Сүз беренче чиратта инглиз терминнары турында бара.

Киңкүләм мәгълумат чаралары һәм матбугат эшләре дәүләт комитеты белдерүендә бу карар кытай теленең чисталыгын саклау зарурлыгы белән аңлатыла.

Белдерүдә, чит тел сүзен кулланудан котылу мөмкин булмаган очракта, аның кытай теленә тәрҗемәсе бирелергә тиешлеге әйтелә.

XS
SM
MD
LG