Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа комиссиясе һава аланнарының кышка әзерлеген тәнкыйтьли


Күп кар яву Европадагы очышларны чикли
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:21 0:00

Лондон, Париж, Франкфурт һәм башка шәһәрләрнең һава аланнары күп кенә очышлардан баш тартырга мәҗбүр булды.

Европа комиссиясе кайбер Европа илләренең һава аланнарындагы вәзгыятьне кабул ителмәслек дип атады.

Европа комиссиясендә транспорт проблемнары өчен җаваплы әгъза Сийм Каллас һава аланнарын хезмәтләндерүче ширкәтләрне күп кар явуга һәм салкыннарга җитәрлек дәрәҗәдә әзерләнмәүдә гаепләде.

Күп кар яву сәбәпле Европа илләрендәге очышларның чикләнүе дәвам итә.
Лондон, Париж, Франкфурт һәм башка шәһәрләрнең һава аланнары күп кенә очышлардан баш тартырга мәҗбүр булды.

Кайбер юлчылар үз очышларын инде өченче көн буе көтә.

Британиядә дә Һитроу һава аланын хезмәтләндерү өчен җаваплы Би-Эй-Эй ширкәте эшчәнлегенә гаепләүләр яңгырый башлады.

Киңкүләм мәгълумат чараларында бу ширкәтнең кар чистарту җиһазлары сатып алу өчен җитәрлек акча бүлмәве турында мәгълуматлар чыкты.
XS
SM
MD
LG