Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Мәҗит Гафури кичәсе узды


Профессор Фоат Галимуллин
Профессор Фоат Галимуллин

Галиәсгар Камал театрында Мәҗит Гафуриның тууына 130 ел тулу уңаеннан кичә уздырылды. Бирегә галимнәр, шагыйрьләр, язучылар, журналистлар, гомумән, татар зыялылары килгән иде.

Кичә Татарстан мәдәният министрлыгы , язучылар берлеге һәм Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт драма театры тарафыннан оештырылды. Чараны халык артисты Хәлим Җәләй Мәҗит Гафуриның шигыре белән башлап җибәрде.

Татарстан язучылар берлеге рәисе Мөхәммәт Мирза Мәҗит Гафуриның әдәбиятта тоткан урыны турында әйтте:

“Иҗатчылар арасында Мәҗит Гафуриның аерым үз урыны бар. Ул хәтта Тукайдан , Сәгыйт Рәмиевтән, Дәрдмәндтән алда үзенең шигъриятендә, үзенең иҗатында беренчеләрдән булып, милли мәсьәләне күтәргән шагыйрь.

Аның иң беренче шигырьләрендә үк “мин татармын”, “мин шушы үз халкымның улы” дигән сүзе яңгырады. Шушы шигъри шигарне Рәмиев, Тукайлар, Дәрдмәндләр күтәреп алды. Һәм бу мәңгелек темага әверелде.

Бүген әдәбиятка килгән яшьләребез дә үзләренең иҗатларында Тукайның сүзен, Бабич, Рәмиевнең сүзен алып, милләт көне, мәнфәгате белән иҗат итәләр”.

Чарада Мәҗит Гафури фондын оештыручыларга мәдәният министрлыгы исеменнән бүләкләр тапшырылды. Алар белән психология фәннәре кандидаты Люция Камалова һәм фондның мөдире язучы Мадриль Гафуров бүләкләнде.

Камал артисты Алмаз Гәрәев
Кичәдә Мәҗит Гафури исемендәге иҗтимагый премия дә бирелде. Аларга галим Зөфәр Рәмиев, язучы Шаһинур Мостафин, профессор Фоат Галимуллин, җырчы Зилә Сөнгәтуллина һәм мәрхүм җырчы Хәйдәр Бигичев лаек булды.

Бәйрәм театраль чара буларак оештырылган иде. Аның режиссёры – яшь драматург һәм режиссёр Илгиз Зәйниев, сценаристы – шагыйрь Ркаил Зәйдулла. Мәҗит Гафури ролен яшь артист Алмаз Гәрәев башкарды.

Театраль чарада Мәҗит Гафуриның тормыш юлы тасвирланды, аның шигырьләре дә укылды. Милләткә багышланган шигыре дә яңгырады:

Йөзәбез чаулыдан тау-тау кебек дулкынлы диңгездә,
Барабыз зур кораблар арасыннан шулай без дә.
Үтә һәрбер минут курку белән өмид арасында,
Җил исә кайсы яктан, бу кораблар да бара шунда.

Түгел мәгълүм бара торгач, бәрелерме болар ташка,
Китәрме бәгъзесе өскә, китәрме бәгъзесе аска.
Хәвеф зур, куркыныч арта, үлем алга килеп баскан.
Халыкның язмышы чишелеш вакыт, гает якынлашкан.

Ирек юк, нәкъ уенчык төсле язмыш уйната безне,
Якабыздан тотып, бер тарта, бер читкә ата безне,
Мөкатдәс яшь, мөкатдәс кан китерерләрме болар юкка!
Я булмаса, ирештерерме безне мәңгелек шатлыкка!
Чара ахырында язучының нечкә, лирик шигыре укылды:

Көлмә син бу чакта, кулдан килсә сызлан, гел ела,
Сызлаган, янган күңелгә күз яше юлдаш була.
Син ела, ярдәмчесез калган ятимнәрне күреп,
Син ела, каннар түгеп, сынган күңелләрне күреп.
Син ела, күргән саен явыз язмыш корбаннарын,
Яшь белән ю бу шаһитларның мөкатдәс каннарын.

Канга манчылган җир өстен күр дә син шунда елап,
Чын мәхәббәт берлә аккан яшь белән күзне чылат.
Бар ул кешеләрне күреп, кызгану хисе миндә бар,
Мин алар күңлендә булмасам да, күңелемдә алар!
Мин елап тудым, елап үстем, елап тордым һаман,
Сызлаган, янган көе, елап китәрмен дөньядан!
Чарада Мәҗит Гафуриның әле өйрәнелмәгән шәхес булуы да ассызыкланды. Киләчәктә язучыны тирәнрәк өйрәнергә дигән бурыч куелды.
XS
SM
MD
LG