Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 10:56

Беларус 600 оппозиция тарафдарын зинданга япты


Тоткыннарның туганнары төрмә янында хәбәр көтә

Тоткыннарның туганнары төрмә янында хәбәр көтә

Беларуста 600-ләп оппозиция тарафдары унбиш көнгә кадәр иректән мәхрүм ителә. Протестка чыккан фиркаләр тыелырга мөмкин.

Минскида якшәмбе оппозициянең протест чарасында тоткарланган 600-ләп кеше административ тәртип бозуда гаепләнеп биш көннән алып унбиш көнгә кадәр иректән мәхрүм ителә.


Президент сайлауда җиңү игълан иткән Александр Лукашенкага каршы чыккан, якшәмбе көнне тоткарланган җиде оппозиция намзәтенең бишесе зинданда кала. Аларның адвокатларына түләү өчен акча җыела.

Оппозиция тоткарланганнарга теләктәшлек пикеты башлавын белдерә.

Виктор Голованов

Белорус юстиция министры Виктор Голованов, Минскида 19 декабрьдә президент сайлаудан соңгы протест чараларында һәм чуалышларда катнашу турында карар иткән сәяси фиркаләр һәм иҗтимагый берләшмәләр тыелырга мөмкин, диде.

Amnesty International халыкара хокук яклау оешмасы оппозициянең протест чарасын куып таратканда чамадан тыш көч куллану гаепләүләрен тикшерергә чакыра. Оешма тыныч протест чарасында катнашканда тоткарланган кешеләрне иреккә чыгарырга өнди.

Тоткарланганнар арасында тугыз русияле дә бар

Минскидагы Русия илчелеге Беларус тышкы эшләр министрлыгыннан дипломатларга узган якшәмбедәге оппозиция җыенын куып таратканда тоткарланган Русия ватандашлары белән очрашу мөмкинлеге бирүне сорады.

Русиянең Беларустагы илчелеге вәкиле Вадим Гусев әйтүенчә, тоткарланганнар арасында Русиянең дә тугыз ватандашы бар.

Бүген аларның исемлеге Беларус хакимиятләренә тапшырылган.

Русия тышкы эшләр министрылыгы үз ватандашларын азат итү өчен мөмкин булганның барысын да эшләвен белдерә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG