Accessibility links

Русия үз дипломатын Британиядән кууны хөкем итә


Британиянең Русия дипломатын шпионлыкта гаепләп илдән чыгарып җибәрүен Мәскәү нигезсез һәм дустанә булмаган гамәл дип атады.

Русия тышкы эшләр министрлыгы моңа җавап буларак Мәскәүдәге британ илчелегендә эшләгән бер британ дипломатын чыгарып җибәрергә мәҗбүр булуын белдерде.

2006 елда элекке Русия күзләү офицеры Александр Литвиненко Лондонда агулап үтерелгәннән соң, Мәскәү-Лондон мөнәсәбәтләре киеренкеләшеп китте.

Русия бу үтерүдә шикләнелүче элекке КГБ офицеры Андрей Луговойны Лондонга тапшырудан баш тартты.
XS
SM
MD
LG