Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә ялган һәйкәл ачылды


Һәйкәлне ачу тантанасы
Һәйкәлне ачу тантанасы

Мәскәүдә II дөнья сугышы каһарманнарына атап мемориал ачылды. Анда Рейхстагка беренче булып байрак кадаучылар дип саналучы Мелитон Кантария һәм Михаил Егоров тасвирлана. Ә тарихи документлар алардан 5 сәгать алда ук байрак кадаучылар булуын дәлилләп тора.


Һәйкәл ачылышында чыгыш ясаган Русия премьер-министры Владимир Путин “Бу монумент фашистларга каршы көрәшкән төрле милләт һәм дин вәкилләренең символы” дип белдерсә дә, һәйкәлдә Рейхстагка җиңү байрагы кадаган дип саналучы грузин һәм рус милләтеннән булган Кантария һәм Егоров сыннары гына урын алган.

Ә тарихи чыганакларда җиңү байрагын беренче булып кадаучылар арасында башка фамилияләр телгә алына. Һәм бу исемнәр арасында татар кешесе Гази Заһитов та бар.

Хәрби чыганакларның берсендә, дөресрәге Хәрби көчләрнең Үзәк музее өлкән фәнни хезмәткәре А.Дементьевның мәкаләләрендә әйтелгәнчә, Рейхстагка совет хәрбиләренең беренче төркеме 1945 елның 30 апрелендә кичке сәгать унынчыларда үтеп керә. Алар арасында капитан М.Маков җитәкчелегендә сержант М.Минин, өлкән сержантлар Г.Заһитов, Н.Лисиминко, А.Бобров була.

Шул ук көнне 22 сәгать 30 минутта җиңү байрагы Рейхстаг түбәсендәге “Җиңү алиһәсе”нә беркетеп тә куела. Әмма моңа карамастан, байракны Рейхстагка беренче кадаучылар булып башкалар санала.

Күп еллар үтүгә карамастан, тарихи чыганаклардагы хакыйкать рәсми затлар аркылы халыкка җиткерелми. Күп кенә татар галимнәре һәм эзтабарлары, хәрби архивларда дөреслекне эзләп, татар кешесе Гази Заһитовның исемен халыкка җиткерү максатыннан, төрле китаплар язса да, ул һаман да халык күңелендәге каһарман булып кына кала бирә.

Ялган һәйкәл

Һәйләлне урнаштыру эшләре
21 декабрь көнне Мәскәүдә ачылган һәйкәл күп кенә тарихчы, архивчы һәм язучыларда канәгатьсезлек тудыра. Әйтик 16 документаль китап авторы, язучы һәм архивчы Ягъсуб Шәфиков Мәскәүдә ачылган һәйкәлгә карата мондый фикердә тора:

“Мәскәүдә “Поклонная тавы”нда җиңү һәйкәлләре куелган. Анда хәзер яңа һәйкәл ачтылар. Әмма аны ялган дип әйтергә була. Русия дәүләте ялгансыз булдыра алмый инде. Рейхстагка беренче булып Җиңү байрагын кадаучыларның берсе – татар. Икенчесе урыс була.

Алар – Михаил Минин һәм Гази Заһитов. Алар Кантария белән Егоровка караганда 5 сәгатькә алданрак менә һәм Рейхстагка беренче байракны элә. Михаил Минин Псковтан була. Ул үткән елны гына үлде әле. Миңа аның белән күп мәртәбәләр очрашырга туры килде. Ә Гази Заһитов, безнең милләттәшебез, Башкортстаннан була. Ул сугыштан исән-имин кайтып, 1953 елда автомобиль фаҗигасендә һәлак була”.

Ягъсуб Шәфиков сүзләренчә, Кантария белән Егоров үзләре исән чакта да дөреслекне көн яктылыгына чыгарырга тырышкан.

“Мин бу мәсьәләләр белән 25 ел буена шөгыльләнәм инде. Михаил Минин исән чакта да Кантария белән Егоров үзләре “Без беренче түгел идек, беренче булып Заһитовлар менде”, дип әйтеп килде. Ә тарихчылар барыбер үзләренекен бора. Имеш Сталин әйткән байрак кадаучыларның берсе грузин, икенчесе рус булырга тиеш дигән. Менә шул гомер-гомергә килә инде”.

Ягъсуб Шәфиков бу мәсьәләне тагын бер кат күтәрү максатыннан җиңү бәйрәменең 65 еллыгы көннәрендә Русия президентына хат язуы турында әйтә.

“Миндә Русия саклану министрлыгы архивыннан алынган документлар бар. Мин шуларга нигезләнеп, Русия президентына хат яздым. Ул миңа көлгән сыманрак кына итеп җавап бирде. Минемчә, язылган хатлар Медведевка, Путинга барып җитми”, ди ул.

Татарны күрсәтмәскә тырышалар

Һәйкәлне ачу тантанасында Путин белән Собянин катнашты
Кайбер тарихчылар, Заһитов кадаган әләм генә иде, ә Кантарияләрнеке байрак иде, диләр. Болар арасында нинди аерма була аламы, дигән сорауга Шәфиков:

“Сугыш вакытында нинди аерма була ала. Бернинди аерма да юк. Хәрби җитәкчеләр сугышчыларның кулларына кызыл байрак тоттыра да, моны Рейхстаг түбәсенә кадасагыз герой исеме бирәбез, диләр. Сәясәте шундый була.

Заһитовлар иртәрәк тә һәм иң түбәгә үк мендереп кадыйлар. Алар байракны “Җиңү алиһәсе”нең аягына бәйләп куя. Ә Кантарияләр бәрелешләр тынгач кына, 5 сәгать үткәч кенә күтәрелә.

Кызыл байрак кызыл байрак инде ул. Бернинди аермасы да юк. Ул бит, ачуым килмәгәе, ак байрак түгел. Монда аерма шунда гына. Безне аерып баралар. Безнең татар милләтен ничектер күрсәтмәскә тырышалар”, диде.

Тарихи дөреслек кайчан көн яктылыгына чыгар икән, дигән сорауга Ягъсуб Шәфиков болай диде:

“Белмим шул. Мондый сәясәт барганда, белмим. Үзләре Манеж мәйданы ди. “Руслар алга!”, “Рус маршы” дип йөри. Ярар, без татарлар – тыныч халык инде. Без бит чит каһарманлыкка, чит җиңүгә кызыкмыйбыз. Халык бөтенесен дә күреп, белеп тора”.

Ягъсуб Шәфиков: “Үзем исән чакта Гази Заһитовка Советлар Берлеге каһарманы исемен бирү өчен бар көчемне дә куячакмын. Хәзерге вакытта билгеле Кантария һәм Егоровның исемнәре дә калсын һәм шул ук вакытта хакыйкать тә ачыклансын иде. Тарихи документлар чын каһарманнарга дәлил булып тора”, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG