Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Мәскәү журналистлары белән очрашты


Татарстан президентының Мәскәү журналистлары белән очрашуы
Татарстан президентының Мәскәү журналистлары белән очрашуы

Мәскәүдә, Татарстанның вәкаләтле вәкиллеге каршында “Татарстан” медиаклубы эшли башлады. Аның беренче очрашуында Татарстан президенты катнашты.

21 декабрь сишәмбе көнне медиаклубның беренче очрашуына йөзгә якын татар һәм Татарстанда эшләп киткән радио- телевидение һәм газета журналистлары чакырылган иде. Очрашуны Казанда видеокүпер аша “Татар-информ” агентлыгында да карадылар һәм Мәскәү журналистларының алар белән аралашу мөмкинлеге дә булды.

Очрашуда Мәскәүдә медиаклуб оештыруга үзенең фатихасын биргән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты һәм журналистларның күп төрле четерекле сорауларына җаваплар да бирде.

Беренче сорау Русия журналистлары берлеге сәркатибе, “Персона” журналының баш редакторы Лариса Шамикова авызыннан яңгырады:

“Дмитрий Медведев президент булып сайлангач та, иң беренче итеп журналистлар берлеге җитәкчесе белән очрашкан иде. Сез Татарстан журналистлары белән очраштыгызмы, аларның хәл-әхвәлләрен, проблемаларын беләсезме?” дип сорады ул.

Рөстәм Миңнеханов: “ Журналистлар минем белән гел очрашып тора. Ә менә сез әйткән проблемалар буенча минем алар белән очрашканым юк. Алга таба аны планлаштырырга кирәк”, - дип җавап бирде.

Русия телевидениесенең Беренче каналында яңалыклар алып баручы Максим Шәрәфетдинов Татарстан президентыннан: “Нигә Интернетта сезнең үз блогыгыз юк?” дип сорады.

Рөстәм Миңнеханов: “Вакытым җитми. Менә бүген мин сезнең белән, иртәгә инде Уфада булырга тиеш, аннан соң Себер якларына сәфәр. Мин прагматик кеше. Минем өстә икътисади мәсьәләләр. Язып утырырга вакыт юк”, диде.

“Ә менә Медведев яза!” дигәнгә, Рөстәм Миңнеханов:” Чөнки ул Русия президенты” дип җавап бирде.

Журналистлар шулай ук Мәскәүдә проблемага әверелгән мәчет төзелеше турындагы сорауны да күтәрделәр.

Татарстан президенты: “Мин ул проблеманы беләм. Шушы арада гына без Равил хәзрәт Гайнетдин белән очраштык. Киләсе елга Мәскәүдә Татарстан елы, Казанда Мәскәү елы игълан ителәчәк. Без яңа елда Мәскәү мэры Сергей Собянин белән үзара хезмәттәшлек турында килешү төзиячәкбез. Ул үзе Казанга килергә тиеш. Менә шул вакытта мәчет төзелеше турындагы мәсьәләне дә уртага салып сөйләшәчәкбез”, - диде.

Мәхмүт Рафиков (с) һәм Фәрит Сәйфел-Мөлеков
Очрашу вакытында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов татарның ике танылган вәкиленә - журналист Фәрит Сәйфел-Мөлековка һәм оператор Мәхмүт Рафиковка Татарстан бүләкләрен тапшырды.

Фәрит Сәйфел-Мөлековны күпләребез белсә дә, оператор Мәхмүт Рафиков алай ук билгеле шәхес түгел иде. Хәзер генә без аның Юрий Гагарин галәмнән кайткач беренче минутларда ук аны тасмага төшергән беренче оператор икәнлеген белдек. Ул күп еллар Сергей Королев белән бергә эшләгән.

Очрашуда медиаклубның гомум кагыйдәнамәсе дә кабул ителде. Аның 22 матдәдән торган клубның эшчәнлеге максатларында беренче чиратта “Мәскәү төбәгендә һәм Татарстанда эшләүче журналистлар белән һөнәри бәйләнешләрне ныгыту” диелгән. Шулай ук үзара килешенгән мәгълүмат акцияләре һәм кампанияләр уздыру. Медиаклуб әгъзалары тарафыннан Татарстан җирлегендә каралган социаль һәм икътисади чараларны матбугатта яктыртуга ярдәм итү. Русия Федерациясендә һәм чит илләрдә дә татарның милли мирасын саклау һәм үстерү.

Тәҗрибә уртаклашу, укулар, киңәшмәләр оештыру Һәм башкалар. Медиаклубтан башка вәкаләтле вәкиллек үз каршында рәссамнар, табиблар, хәрби зыялыларны берләштергән тагын берничә иҗтимагый берләшмә оештырырга тели. Ул оешмага татар булган яки Татарстанда эшләгән якташлар керергә мөмкин.

Шулай итеп, Татарстанның Русия федерациясендәге вәкаләтле вәкиллеге Мәскәү төбәгендә эшләүче иҗат кешеләрен берләштерүне, ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлеккә тартуны, аларны халыкка танытуны максат итеп куйган.
XS
SM
MD
LG