Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов һәм Хәмитов президент атамасын бетерергә ашыкмый


Сишәмбе Уфада үткән очрашу вакытында Татарстан һәм Башкортстан президентлары Рөстәм Миңнеханов белән Рөстәм Хәмитов үз вазифаларының атамаларын үзгәртергә ашыкмауларын белдерде.

Русия Дәүләт Думасы сишәмбе утырышында төбәк башлыкларын президент дип атауны тыючы канун өлгесен өченче һәм соңгы укылышта раслаган иде.

Төбәкләр 2015 елның 1 гыйнварына кадәр президент атамаларын бетерергә тиеш булачак. Һәр төбәк үз җитәкчесенә башка атаманы үзе сайлый ала.

Миңнеханов “Мине хәзерге атама канәгатьләндерә”, - дип белдерде. Ул шулай ук федераль канун булганда республика галимнәре, белгечләре җитәкчене ничек атау турында карар итәр дип исәпли.

Хәмитов та президент атамасын үзгәртергә ашыкмавын белдерде.

“Без федераль канунны үтәргә туры киләчәген аңлыйбыз. Атама уйлап чыгарырга вакыт бар әле – 2015 елга кадәр. Татарстан белән киңәшләшербез. Бу мәсьәләдә җитәрлек дәрәҗәдә килешеп эш итәрбез дип исәплим”, - диде Хәмитов.
XS
SM
MD
LG