Accessibility links

Кайнар хәбәр

Равил Гайнетдинне нәфрәт уятуда гаеплиләр


Равил хәзрәт Гайнетдин
Равил хәзрәт Гайнетдин

Мәскәүдә яшәүче Константин Марусов Русия мөфтиләр шурасы рәисен җинаять җаваплылыгына тарттырмакчы.

Мәскәүдә яшәүче Константин Марусов “Алексеевское” эчке эшләр бүлегенә Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдингә карата җинаять эше ачуны сорап мөрәҗәгать иткән.

Марусов Гайнетдин “барлык рус халкын һәм Русиянең җирле халыкларын пычраклык, аракы һәм әрәмтамаклык белән бутый” ди һәм мөселман җитәкчесен моның өчен җавапка тарттырырга тели.

Марусов Равил хәзрәткә карата “яла ягу”, “мыскыллау” һәм “нәфрәт яки дошманлык уяту” матдәләре нигезендә җинаять эше ачуны таләп итә.

Гайнетдин 16 декабрьдә Мәскәүдә Русия динара шура президиумы утырышында чыгыш ясап “әгәр җирле халык эшләргә теләми, хезмәт хакы алганнан соң 15-20 көнгә югалып тора икән, һәм җитештерү җиһазлары ул вакытта туктап тора икән, андый эшчеләр белән берни дә җитештереп булмый”, - дигән иде. Читтән эшләргә килүчеләр турында исә Гайнетдин “алар эчми, тәртипле, эш сөючән, хезмәт хакы алганнан соң аны үз гаиләләрен туендыру өчен өйләренә җибәрә”, - диде.

Бу атнада гына Русиянең яңа төзелгән Бөтенрусия мөфтияте дә Равил хәзрәтнең әлеге сүзләрен хөкем итеп, Русия мөфтиләр шурасы эшчәнлеген туктатып торырга чакырып мөрәҗәгать чыгарган иде.

Мөрәҗәгатьтә шура эшчәнлеге “илнең иминлегенә зур зыян китерә”, “милләтара һәм динара низаг һәм сугыш чыгаруга” йөз тота диелә.
XS
SM
MD
LG