Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларус протестында тоткарланганнарның 19-ы кулга алынды


Беларус оппозициясе протест белдерә
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:00 0:00
йөкләү

Беларус оппозициясе Мински төрмәсе янында протест белдерә. 19 декабрь урам җыеныннан соң йөзләрчә активист кулга алынды. Алар арасында президентлыкка намзәтләр тә бар.

Беларус тикшерүчеләре Минскида 19 декабрьдәге протест чарасында тоткарланганнар арасыннан 19-ын киңкүләм тәртипсезлекләр оештыруда шикләнү нигезендә кулга алып сак астында тотарга булды.

Мински эчке эшләр идарәсе белдерүенчә, аларның барысы да президент сайлау нәтиҗәләренә протест белдерү җыенында тоткарланган булган.

Узган якшәмбедә Беларус башкаласында рөхсәтсез митинг вакытында барлыгы 600-дән артык кеше тоткарланды. Алар арасында президент кәнәфие өчен көрәшкән биш намзәт тә бар.
XS
SM
MD
LG