Accessibility links

Кайнар хәбәр

Равил Гайнетдингә каршы кампания көчәя


Равил Гайнетдин
Равил Гайнетдин

Екатеринбур адвокаты да Русия мөфтиләр шурасы рәисе Гайнетдинне җинаять җаваплылыгына тарттырырга тели.

Екатеринбурда яшәүче адвокат Сергей Котов Русия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинга мөрәҗәгать итеп Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдингә карата җинаять эше ачуны сорый.

Котов мөрәҗәгатендә “РФ Җинаять кодексының 282-нче матдәсенең икенче бүлегендә каралган җинаять билгеләре нигезендә Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдингә карата җинаять эше ачуны сорыйм”, - диелә.

Адвокат Равил хәзрәтнең декабрь уртасындагы чыгышы “урыс халкын һәм Русиядә яшәүче башка җирле халыкларны кимсетә” дип саный.

Равил Гайнетдин 16 декабрьдә Мәскәүдә Русия динара шура президиумы утырышында чыгыш ясап “әгәр җирле халык эшләргә теләми, хезмәт хакы алганнан соң 15-20 көнгә югалып тора икән, һәм җитештерү җиһазлары ул вакытта туктап тора икән, андый эшчеләр белән берни дә җитештереп булмый”, - дигән иде. Читтән эшләргә килүчеләр турында исә Гайнетдин “алар эчми, тәртипле, эш сөючән, хезмәт хакы алганнан соң аны үз гаиләләрен туендыру өчен өйләренә җибәрә”, - диде.

Мәскәүдә яшәүче Контстантин Марусов та әле генә Гайнетдиннең шул ук сүзләре өчен “Алексевское” эчке эшләр бүлегенә аңа карата җинаять эше ачуны сорап мөрәҗәгать иткән иде.

Марусов Гайнетдин “барлык рус халкын һәм Русиянең җирле халыкларын пычраклык, аракы һәм әрәмтамаклык белән бутый” ди һәм мөселман җитәкчесен моның өчен җавапка тарттырырга тели.

Марусов Равил хәзрәткә карата “яла ягу”, “мыскыллау” һәм “нәфрәт яки дошманлык уяту” матдәләре нигезендә җинаять эше ачуны таләп итә.

Шулай ук бу атнада Русиянең яңа төзелгән Бөтенрусия мөфтияте дә Равил хәзрәтнең әлеге сүзләрен хөкем итеп Русия мөфтиләр шурасы эшчәнлеген туктатып торырга чакырып мөрәҗәгать чыгарган иде.

Мөрәҗәгатьтә шура эшчәнлеге “илнең иминлегенә зур зыян китерә”, “милләтара һәм динара низаг һәм сугыш чыгаруга” йөз тота диелә.
XS
SM
MD
LG