Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:09

"Тукай мирасын саклау үрнәген читтәге татарлар күрсәтте"


Уральски (элекке Җаек) каласының танылган шәхесләренә багышланган реклам кампаниясе, август 2010

Уральски (элекке Җаек) каласының танылган шәхесләренә багышланган реклам кампаниясе, август 2010

Тукай фонды вәкилләре Казакъстан һәм Кытайга булган сәфәрләрендә читтәге татарлар һәм башка төрки милләтләрнең бөек шагыйрьгә мөнәсәбәтен күреп гаҗәпсенеп кайткан.

Бер ел элек оешкан “Тукай мирасын үстерү һәм саклау фонды” беренче башкарылган проектларына хисап тотты. Аларның берсе "Тукай-тур" иде. Милли җанлы хәйриячеләр ярдәме белән бер төркем яшьләр һәм Тукай фонды җитәкчесе Риман Гыйлемханов быел җәй Тукай эзләре буйлап, Җаекка һәм Казакъстанның башка калаларына барды.

Сәүдәгәр Галиәскәр Усманов йорты, ятим Тукайны Җаекта беренче булып шушы йортта кабул иткәннәр
Шуннан соң экспедиция татарлар тупланып яшәгән Кытай шәһәрләреннән дә әйләнеп кайтты. Бу сәфәрләрдән алар уникаль тарихи документлар һәм онытылмаслык тәэсирләр алып кайткан.

Сәфәргә барган Тукай фонды вәкилләре һәм галимнәр шушы көннәрдә "Татмедиа" агентылыгында хәбәрчеләр алдында чыгыш ясады.

Тукай фонды җитәкчесе Җаекка элегрәк, 30-40 ел элек барасы калган, дип белдерде. Хәзер инде Габдулла Тукайны белгән, аның белән сөйләшкән кешеләр калмаган. Шулай ук яшь шагыйрь хәреф җыйган басу машинасы да сакланмаган. Алай да быел август аенда Җаекка сәфәргә чыгучылар бөек татар шагыйренең яшьлек еллары турында яңа мәгълүмат таба алган.

"Тукай ул бар төрки халыкларның уртак мирасы"

Тел, әдәбият, сәнгать институты галиме Зөфәр Мөхәммәтшинны аеруча Җаектагы татарларның һәм казакъларның шагыйрьгә мөнәсәбәте гаҗәпләндергән. "Анда урамнарда Тукай бюстлары тора, мәктәпләрдә шагыйрь иҗатын өйрәнәләр, урамнарда Тукай сурәтен зур элмә такталарда күрергә туры килде", дип сөйләде ул.

Җаектагы Тукай музее, август 2010 ел
Сәфәргә чыгучылар Җаекта Тукай музеенда булган. Аны оештыруга татар галиме Разак Әбүзәров зур өлеш керткән. Элекке торак йортны музей өчен бушатырга Татарстан хөкүмәте дә акчалата ярдәм күрсәткән булган. Мотыйгулла Төхвәтуллин баеның йортында хәзер Тукай гына түгел, аның чоры татарлары яшәеше дә күрсәтелгән.

Анда Тукайга аз булса да бәйле булган әйберләрне бик кадерләп саклыйлар, дип сөйләде Тукай фонды башкарма мөдире Гөлназ Галимҗанова. Музейда ул басып йөргән иске агач басманы, ул сөялгән булырга мөмкин мич плитәләрен күз карасы итеп саклап тоталар.

Тукайны татарлар гына түгел, башка милләт кешеләре дә үз шагыйре итеп саный икән.
Иске Җаек музеендә эшләүче казакъ кешесе Казан кунакларына, "берьяктан Тукай дип укысак, киредән укып китсәк ул Йакут була. Тукай – ул бар төрки халыкларның уртак мирасы", дип әйткән. Казакълар да аның белән горурлана һәм араларында ул Җаекта туып үскән дип санаучылар бар. Интернетта, Габдулла Тукай – Кытайда яшәгән шагыйрь, дигән "белешмәләр" дә бар икән.



Бу сәфәрдә булган Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшләүче галим Рәшит Кадыров Җаекка баруны зур уңыш дип саный. "Тукай әсәрләрен укыганда, бу шәһәрне башкача күз алдына китерә идем. Уральски зур һәм шактый үсеш алган шәһәр булып чыкты", диде ул.

Шәһәрнең татар өлешендә адым саен Тукай белән бәйле истәлекләр очрый, ди сәфәрдә йөреп кайтучылар. Мәсәлән, анда яшь шагыйрь Газизә апасы белән яшәгән йорт әле исән, ул чәй эчәргә йөргән, аңа зур тәэсир ясаган, мәдрәсә җитәкчесе Мотыйгулла Төхвәтуллин йорты сакланган, Габдулла белән бәйле "Казан" кунакханәсе торгызылган. Аның тәрәзәсеннән карап, ул "Җиктереп пар ат..." дип язып киткән. "Шүрәле" поэмасы да Җаекта язылган.

"Тукай бездән ерагая бара", дип әйтте сәфәрдә йөргән кешеләр. "Минем әбием иске язу белән язылган Тукай шигырьләрен укый иде, хәзерге көндә моны күз алдына китерү авыр", диде Рәшит Кадыров. Шуңа да, Тукай мирасын бүгенге заман яшьләренә кайтару – бик мөһим эш, дип әйтелде.

Тукай шигыре Кытай дәреслекләренә дә кертелгән


Җаектан соң Тукай фонды вәкилләре, шагыйрьнең туганнарын эзләп, Казакъстанның башка шәһәрләренә сәяхәт иткән, һәр җирдә алар җирле татарлар белән очрашкан. Тукай фонды кызлары һәм вакыф җитәкчесе Риман Гыйлемханов Кустанай, Астана, Павлодар, Алматы һәм башка җирләрдә булган.

Бөек шагыйрьнең мирасын саклау үрнәген безгә читтәге татарлар һәм казакъ, уйгыр милләте вәкилләре күрсәтте, дип сөйләде фонд вәкилләре.

Сәфәрнең икенче өлеше Кытайга була. Алар Казакъстан башкаласыннан чыгып Кытай чигендәге Хоргос каласында туктый, аннан Өремчегә китә, аннан Чугучак каласындагы татарлар белән дә күрешә. Шуннан соң алар Колҗага юл ала.

Бөтен туктаган җирләрдә Казан кунаклары җирле татарлар белән күрешә. Һәр җирдә Тукай шигырьләрен укый, милли җырлар башкара, татар кичәләре оештыра.

Тукай шигырьләрен балаларга сөйләү Кытай татарларында бүгенгәчә дәвам итә икән. Алай гына да түгел, уйгырлар, казакълар үз теләге белән аның әсәрләрен бастыра. Бөек шагыйрьнең "Эш беткәч, уйнарга ярый" дигән шигыре Кытай дәреслекләренә дә кертелгән, бу хакта Казан кунакларына җирле татарлар хәбәр иткән.

Колҗадагы мәктәп
Шулай итеп, Тукай андагы татарлар күңелендә әле дә яши. Колҗаның татар бистәсендә Тукай урамы булган, исеме үзгәрсә дә, аны һаман да шулай йөртәләр икән. Тукай иҗатын Колҗа татар мәктәбендә дә өйрәнәләр. Бу белем йорты – Тукай замандашы. Андагы татар мәктәбенә 120 ел тулган.

Кытайдагы татар галимнәре дә шагыйрьнең иҗатын өйрәнә. Аларның берсе хәтта Тукайның Кытайга килү ихтималын тикшерә һәм шагыйрьнең эзләрен татарлар яшәгән төбәкләрдә эзли.

Тукай фонды хезмәткәрләре ай ярымга сузылган сәфәрендә барлыгы 7 мең километрны машина, поезд, дөяләрдә һәм җәяү үткән. Юлга акчаны өлешчә Татарстан мәдәният министрлыгы, милли җанлы эшмәкәрләр, Татарстан районнары башлыклары биргән.

Казакъстан һәм Кытай сәфәрләреннән алып кайткан мәгълүмат, истәлекләрне Тукай фонды хезмәткәрләре китап итеп бастырып чыгарырга җыена. Шулай ук үзләре үткән юлдан алар туристларны "Тукай-тур"га җибәрергә, Тукай яшәгән чор турында фильм төшерергә тәкъдим итә.

* * *

Татарстанда һәм Русиядә Тукайның 125 еллыгы уңаеннан чаралар башланып китте инде. Күптән түгел Петербурның Пушкин музеенда Тукайга багышланган “Мәңгелеккә ашкынам” дип аталган күргәзмә эшли башлады.

Әлеге күргәзмәнең ачылу тантанасын Нью-Йоркта урнашкан кытай телле NTD телевидениесе дә яктыртты:

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG