Accessibility links

Эш урыннары житмиме, әллә эшләучеләрме?


Кайбер сорашып белешү нәтиҗәләренә караганда Русиядә һәм шул исәптән Татарстандагы хезмәт базарында төп күрсәткечләр уңай. Моны вакансия саннарының артуы дәлилләп тора.


Татарстан хезмәт биржасында бүгенге көндә 36 мең 917 кеше чиратта тора. Дөрес, аларның саны, быелның беренче айлары белән чагыштырганда, 19500 кешегә кимегән. Рәсми теркәлгән эшсезләр саны республикадагы барлык эшче көчләрнең 1,85%ын тәшкил итә. Ә 19 районда бу күрсәткеч тагын да югарырак.

Татарстанда вакансияләр саны арта

Белгечләр, гомумән алганда икътисадтагы кризис артта калды, дип белдерә. Агымдагы елның җәй айларында вакансия саны арту бераз туктап торса да, тулаем алганда арту ел буе күзәтелгән. Әйтик, 2008 ел белән чагыштырганда, быелның ноябрь аенда буш эш урыннары 2 мәртәбәгә арткан.

Бу күрсәткеч 2010 елда хезмәт базарында барлыкка килгән уңай үзгәрешләрнең берсе булып тора. Мондый үзгәрешләрнең икенчесе – дәүләт оешмаларының эш эзләүчеләргә интернет аша мөрәҗәгать итә башлауга өстенлек бирүләре. Киләсе елда бу өлкәдә тагын да алга китеш булыр дип көтелә.

Быелгы нәтиҗәләргә караганд, эш белән тәэмин ителеш тармагы “тәкъдим-таләп” нисбәтеннән кризиска кадәрге күрсәткечкә әйләнеп кайткан. Ягъни бу күрсәткеч республикада бер буш эш урынына якынча 2 ярымлап таләпнең булуы турында сөйли.

2010 елдагы нәтиҗәләр шулай ук эшче һөнәрләренә таләпнең артуын күрсәтә, һәм моның белән беррәттән, ширкәтләр үз хезмәткәрләренең сәламәтлекләрен саклауга һәм аларның белемен күтәрүгә күбрәк игътибар бирә башлаган.

“Республикада эшсезләр өчен 15 мең эш урыны бар”


Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Клара Таҗетдинова сүзләренә караганда, бүген республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 15 меңнән артык буш эш урыны бар.

Ел башында республикадагы эшсезләрнең 3тән бер өлеше башкалага туры килгән. Казан шәһәрендә эш белән тәэмин итү үзәгенең башлыгы урынбасары Фәния Фарукшина сүзләренчә, ел ахырында бу санда кимү күзәтелә.

“Башкалада 10 меңнән артык кеше эш эзли”


“Казанның хезмәт базарына тукталганда, ел башында ягъни 1нче гыйнварда бездә 13 мең 293 кеше теркәлгән иде. Эшсезләргә оешмалардан 4380 буш эш урыны гына тәкъдим ителгән иде. Ә менә 1 декабрь күрсәткечләре икенче төрле. Эшсезләр саны кимегән. Аларның саны 10 мең 16 кеше.

Аннан соң, эш бирүчеләр дә икътисади яктан ныгыды. Кризис артта калып бара бит. Ел ахырында 10 мең 499 буш эш урыны булуы турында мәгълүмат бирелде. Без бу урыннарны эш эзләүчеләргә тәкъдим итәбез. Вакансияләрнең 60%ы эшче һөнәрләрен таләп итә. Ягъни эш бирүчеләргә күбрәк эшчеләр кирәк”.

“Хатын-кызларга һәм яшьләргә эш табу авыррак”

Теркәлгән эшсезләргә килгәндә, аларның 60%ын хатын-кызлар тәшкил итә. Ә 7-8% эшсез – пенсия яшендә. 30%ы исә – яшьләр.

Шуны да әйтергә кирәк, хезмәт базары тотрыклы була башлады. Казанда бер эшсезгә бер буш эш урыны туры килә. Әмма моның янында эшче һөнәрләргә эш тизрәк табыла, ә яшьләргә һәм олы яшьтәгеләргә эш табу авыррак дип әйтер идем”, ди Фәния Фарукшина.

Хезмәт базарындагы мәсьәләләрне хәл итү өчен, Татарстанда махсус програм эшли. Әлеге програмга быел 3 миллиард 595 миллион сум акча бүленгән булган, бу күләмнең 99%ы әлеге максатта сарыф ителгән.
XS
SM
MD
LG