Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 18:56

Азәрбайҗанда хиҗап мөселманнар белән хакимият арасында тарткалаш тудыра


Азәрбайҗан хакимияте мәктәпләрдә хиҗаптан йөрүне тыйгач, йөзләрчә укучылар укырга барудан мәхрүм калды.

Хиҗапны тыю илдәге җәмәгатьчелектә шактый ризасызлык тудырды. 16 декабрь Гашура бәйрәме көне Бакыдан 30 чакрым тирәсе булган Нардаран бистәсендә берничә мең кеше урамга каршылык чарасына чыгып «Хиҗаптан баш тартканчы үлү яхшырак» дигән шигарләр кычкырды.

Бакыда бу каршылыклар совет заманындагы кебек дәүләт мәктәпләрендә укучыларга бердәм форма тәртибе керткәннән соң барлыкка килде. Мәгариф министры уртак форманың барлык укучыларга кагылуын әйтте. Әмма мөселманнар арта барган Азәрбайҗанда бу шактый ризасызлык тудырырга мөмкин.

Кызлар хиҗапны салудан баш тарта

Кайбер кызлар хиҗапны салудан баш тарта
Кеше хокукларын яклаучылар һәм адвокатлар шулай ук хөкүмәтнең хиҗапны тыярга хокукы юк дип саный. Чөнки конституция моңа рөхсәт бирә.

Йөзләрчә кызлар бу тыюлар барлыкка килгәч мәктәпкә барудан мәхрүм калды. Шуларның берсе - Бакы мәктәбендә укучы Вусала Гулиева хиҗапны салмаячагын әйтә.

«Алар безгә моны таләп итә торган рәсми документлар күрсәтмәде. Мин аларның сүздән генә әйтүләрен кабул итмим һәм бу тәртип белән килешмим», ди ул.

Ата-аналар шулай ук хиҗапны тыюга борчылу белдерә. Алар бу хакта махсус карар булмый торып хиҗапны тыю канунсыз дип саный. Кайберәүләр кызларын шәхси мәктәпкә бирергә исәпләп тора. Чөнки анда бу бердәм форма тәртипләре каралмаган.

Азәрбайҗан дин иреген кыса

Гомумән соңгы вакытта хакимият белән мөселманнар арасында аңлашылмаучанлык арта. Илдә 96% мөселман яшәсә дә, президент Илһам Алиев һәм ул үз тирәсенә туплаган җитәкчеләр күбрәк дөньяви карашны алга сөрә.

Кушма Штатлар департаменты үзенең еллык хисабында күпчелектә мөселманнар яшәгән элекке советлар илләрендәге кебек үк Азәрбайҗанда да дин ирегенең кысылуын әйткән иде. Мөселманнар полиция тарафыннан эзәрлекләнүгә һәм кыйналуга зарланды.

Әмма департамент билгеләвенчә, хакимиятнең кысуына карамастан, илдә шәригатьчә яшәүче мөселманнарның саны арта бара.

Мәгариф оешмалары җитәкчеләре бердәм форма яклы

Мөселманнар мәгариф министры Мәрдәнов рәсемен яндыра
Мәгариф министры исә туган каршылыкны йомшартыр өчен булса кирәк: «бик аз кызлар гына мәктәпкә хиҗаптан йөри һәм яңа тәртипләр кертелгәч аларның күбесе моңа теләп ризалашты» дип белдерде.

Бакы шәһәре мәгариф идарәсе сүзчесе Зәминә Аликызы исә укучыларның яшь булуы сәбәпле, әле күбесе дини нигезләрне аңлап бетерми дип саный. Аныңча яңа бердәм форма кертү бу социаль тигезлекне тәэмин итү өчен кирәк.

«Без барлык урта мәктәп укучыларның бертөрле формадан йөрүен таләп итәбез. 6-16 яшьлек балалар әле ни өчен башларына яулык бәйләп йөргәнен аңлап бетерми. Аларга үскәч моны аңлау мөмкинлеге бирергә кирәк. Без беренче чиратта уку өчен уңай шартлар тудырырга тиеш", ди ул.

Әмма каршылыклар һәм урам уртасында мәгариф министры Мәрдәнов рәсемен яндыру мөселманнарның ачулары ни кадәр яман булуын күрсәтә.

Юрист Интикам Алиев исә "хиҗапны тыю беренче чиратта халыкны социаль проблемнардан, аерым алганда коррупция, тормыш дәрәҗәсенең түбән булуыннан читкә этәрү өчен кулланыла", дип саный.

«Хиҗап ул дин иреклегенең билгесе. Минемчә, бу ясалма булдырылган проблема. Аның төп максаты булып кешеләрне социаль һәм сәяси проблемнардан читкә юнәлтү", ди Алиев.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG