Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Түбән Кама” милли паркын халыкара оешмалар яклый


“Түбән Кама” милли паркы
“Түбән Кама” милли паркы

КамАЗ ширкәте “Түбән Кама” милли паркының кайбер җирләрен үз карамагына алу өчен хәрәкәт башлады. Татарстан мәхкәмәсе бу ширкәт файдасына карар чыгарды. Бу уңайдан WWF һәм Greenpeace оешмалары Русия премьер-министры Владимир Путинга мөрәҗәгать юллады.


1970 елларда Тукай һәм Алабуга районнарына кергән җирләрнең бер өлеше КамАЗ ширкәтенә бирелә. Биредә ял итү һәм спорт базалары, пионер җәйләүләре төзелде. 1990 еллар уртасында КамАЗ әлеге социаль-көнкүреш объектларын тота алмас хәлгә килә, бу җирләрне милли паркка тапшырырга мәҗбүр була. “Түбән Кама” милли паркы үзе 1991 елда Русия хөкүмәте карары белән, "Шишкин урманнары"н саклау максатында төзелә.

2009 елда КамАЗ Татарстан арбитраж мәхкәмәсе аша үз объектлары булган җирләрне кире кайтара. Милли парк вәкилләре бу карар белән ризалашмый, ләкин 2010 елның җәендә КамАЗ ширкәтенә кабат оттыра. Шулай да бу көннәрдә узган Самар федераль мәхкәмәсе Татарстан хокукчылары карарын дөрес дип тапмый.

"Соңгы сүз Мәскәү мәхкәмәсендә генә әйтелергә мөмкин"


“Түбән Кама” милли паркы тирәсендәге вазгыять хакында табигатьне саклаучы халыкара оешмаларга да мәгълүм була. Чаллы төбәгендә табигатьнең шушы почмагын саклап калу исәбеннән алар премьер-министр В.Путинга хат яза. Бу хатның файдасы буламы, юкмы, билгесез.

Бу мәсьәләгә ачыклык кертү максатыннан “Азатлык” хәбәрчесе “Түбән Кама” милли паркы җитәкчесе урынбасары Афанасий Данилов белән элемтәгә керде. Җитәкчелек Алабуга районы урманчылыгында урнашкан.

“2009 елда милли парк үз җирләрен рәсмиләштерә башлагач, КамАЗ үзенеке дип санаган мәйданнар өчен көрәш башлады. Монда аларның социаль-көнкүреш объектлары бар иде.

Татарстан мәхкәмәсе карары белән бу җирләрне сәнәгать җиренә әйләндереп, кабат КамАЗга бирделәр. Хәзер җир бәхәсләре апелляция рәвешендә Самарда карала. Беренче мәхкәмә эше уңышлы башланды. Биредә Татарстан мәхкәмәсе карарын дөрес дип тапмадылар. Шулай да соңгы сүз Мәскәү мәхкәмәсендә генә әйтелергә мөмкин”, дигән фикердә тора А. Данилов.

"Милли парк халык саулыгы өчен мөһим"

Данилов әфәнде әйтүенчә, милли парк җирләрен КамАЗга бирү бәхәсен Халыкара кыргый табигать фонды (WWF) һәм Greenpeace оешмасы интернет-сайтлары аша белгән. Алар “Түбән Кама” милли паркын яклап, үз ярдәмнәрен тәкъдим иткән. “Аларның В.Путинга мөрәҗәгатьләре ишетелде, вазгыять хөкүмәт һәм генераль прокуратура каршында чагылыш табарга мөмкин. Эшебез хак һәм ахыргача баруда бөтен көчне куябыз”, ди Данилов.

Әлеге милли парк Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Менделеевски шәһәрләре боҗрасы уртасында урнашкан. Биредә миллионнан артык кеше яши. “Шәһәрләр сәнәгате химия белән бәйле, шуңа милли паркның яшәеше халык саулыгы өчен бик мөһим. Бу җирләр милли паркка кире кайтарылмаса, монда коттеджлар үсеп чыгачак. Без моңа тыныч кына карап тора алмыйбыз”, диде “Азатлык”ка А. Данилов.

Милли парк мәсьәләсе халыкны борчыймы? “Азатлык” хәбәрчесе шушы сорау белән берничә кешегә мөрәҗәгать итте. Алар мондый проблемның барлыгын да белми икән. Шулай да исемен әйтергә теләмәгән бер абзый мондый фикер әйтте: “Парктагы җирләрне 1-2 тапкыр гына түгел, 3-4 тапкыр саттылар шикелле”.

Йомгак ясап шуны әйтергә була, җирләрне кем саткан, кем алган, анысы әлегә җиде йозак астындагы сер. Бу сорауга җавап бирергә теләүчеләр күренми.
XS
SM
MD
LG