Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айдар Галимов депутатлыкка дәгъва итә


Айдар Галимов
Айдар Галимов

Танылган җырчы, Башкортстанның атказанган һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов Башкортстан дәүләт җыелышы-корылтайга депутатлыкка намзәт итеп теркәлде. Сайлаулар киләсе елның март аенда үтәчәк.

Айдар Галимов сайлана калса, ул элекке президент Мортаза Рәхимовның улы Урал Рәхимовны алмаштырачак. Мәгълүм ки, быел яз Башкортстан парламенты депутатлары Урал Рәхимовны депутатлыктан төшергән иде. Узган елдан бирле чит илдә яшәгән һәм Дәүләт Җыелышы-Корылтай утырышларында катнашмаган Урал Рәхимовны шулай итеп депутат кәнәфиеннән мәхрүм иттеләр.

Ләкин сәбәп, әлбәттә инде, Урал Рәхимовның парламент утырышларына йөрмәвендә генә түгел иде. Аның элекке хезмәттәше, өч ел инде Мәскәүдә тикшерү бүлегендә утыручы, элекке сенатор Игорь Изместьев үзенә тагылган гаепләрне танымады һәм барлык җинаятьләрдә Урал Рәхимов гаепле дип белдерде. Билгеле инде, андый “данга” ия кешене үз араларында тоту республика депутатларының да абруена суга иде.

Урал Рәхимовның депутат урыны моңа кадәр буш кала килде.

Хәзер инде менә ул депутатлыкка тәкъдим ителгән бер мандатлы 45нче Иглин сайлау округыннан депутатлыкка намзәт итеп “Айдар” театр-студиясе җитәкчесе, танылган җырчы Айдар Галимов теркәлде.

Бу хакта “Бердәм Русия” фиркасенең Башкортстан төбәк сәяси шурасының атнакич үткән утырышында белдерелде. Айдар Галимовны нәкъ менә “Бердәм Русия” фиркасе үз намзәте сыйфатында тәкъдим иткән дә инде. “Республика президенты да минем намзәтне хуплаган, шуңа күрә ризалык бирергә карар иттем”, - ди Айдар Галимов.

Айдар Галимов сүзләренчә, депутат булып сайланган очракта парламент эшчәнлегендә ул аеруча мәдәният мәсьәләләрендә үз тәкъдимнәре белән чыгыш ясаячак. “Бердәм Русия” фиркасе намзәтләренең күп очракта сайлауларда өстен чыгуын искә төшерсәк, Айдар Галимовның да депутат булып сайланачагына шикләнмәскә мөмкин.

Айдар Галимовны күпләр җырчы буларак кына белә. Ләкин аның югары юридик белеме дә бар.
XS
SM
MD
LG