Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 17:27

Кандилов: "Милләтне билгеләү белән проблем булмады"


Федераль стастистика хезмәтенең Татарстан бүлеге башлыгы Валерий Кандилов

Федераль стастистика хезмәтенең Татарстан бүлеге башлыгы Валерий Кандилов

Федераль статистика хезмәтенең Татарстан бүлеге башлыгы Валерий Кандилов 24 декабрьдә "Татмедиа" агентлыгына 2010 елгы җанисәп йомгаклары турында сөйләргә дип хәбәрчеләрне җыйган булса да, күп сорауларга җавап бирә алмады.


Татарстандагы статистика комитеты башлыгы, "әле мәгълүматлар эшкәртелә генә башлады", дип аңлатырга тырышты. Шул ук вакытта ул, сорау бирелгәнче үк, "милләтне билгеләү проблемасы бөтенләй булмады", дип белдерде.

"2002 елгы җанисәп белән чагыштырганда, соңгы халык санын алуда милләтне билгеләү проблема булмады, без аны сизмәдек", диде.

"Үзбилгеләнүне “татарин”,“татарка” яки “татар” итеп язу тирәсендә бәхәсләр барды. Аңлату эшләре дә алып барылды. Кодлаштыру вакытында кайбер рәсми кәгазьләрдә күренгәнчә, моңарчы булган проблемалар быел кабатланмаган. Җанисәп өчен милләтне билгеләү - проблема түгел. Минемчә, халык санын алу милләтнең күптөрлелеген чагылдырырга мөмкинлек бирә", диде Валерий Кандилов матбугат очрашуында.

Ул шушы сүзләренә аңлатма бирергә теләмәде. Моңарчы "Азатлык"та кайбер исәпчеләр кешеләрне "урыс" дип язып кую турында күрсәтмәләр килү турында белдергән иде. Шулай ук җанисәптә катнашмаучыларны "урыс" дип язу әмере хакында бер исәпче белдергән иде.

Федераль статистика хезмәтенең Татарстан бүлеге мәгълүматларына караганда, җанисәптә 400 меңнән ким кеше катнашмаган, бер меңнән артык кеше – рәсми төстә баш тарткан.

Хәбәрчеләргә тараткан рәсми белешмәләрдә әйтелгәнчә, җанисәптә Татарстанда 3785 мең кеше яшәгәне ачыкланган. Аларның 1752 меңе – ир-атлар, 2032,4 меңе – хатын-кыз. 2002 ел белән чагыштырганда Татарстанда халык саны 0,15% арткан.

Быелгы чарада исәпчеләр итеп үткән 2002 елгы җанисәптә катнашкан кешеләрне дә җәлеп иткәннәр. "Быелгы җанисәптә барлыгы 14 меңнән артык исәпче эшләде", дип хәбәр ителде. Кампания барышында икесен эт тешләгән, бер кешене куркытырга теләгәннәр, башка гадәттән тыш хәлләр булмаган.

Татарстан статистика комитеты мәгълүматларына караганда, даими халык санын алу урыннарына 180 меңнән артык кеше килеп теркәлгән.

Шул ук вакытта Русия матбугатында салым хезмәте, паспорт, теркәлү хезмәтләре аша да кешеләрнең мәгълүматларын җиңел генә алып җанисәптә файдалану очраклары хакында хәбәрләр чыккан иде.

Әмма җанисәпне үткәргән Татарстандагы рәсми оешма башлыгы Валерий Кандилов бу хакта бер сүз дә әйтмәде. Гомумән, ул "бу чара Татарстанда бик уңышлы үтте", дип бәяли.

Җанисәпнең беренче нәтиҗәләре 2011 елның апрелендә басылып чыгар дип көтелә, ә 2012-2013 елларда ахыргы мәгълүматлар дөнья күрергә тиеш.

Хәзер исә Татарстанны икътисади җанисәп көтә. Анда урта һәм кече эшмәкәрләрне санарга җыеналар. Бу юлы хисапчылар мәгълүмат туплар өчен турыдан-туры салым хезмәтенә барачак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG