Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларус Үзәк сайлау комиссиясе Лукашенконың җиңүен раслады


Беларус Үзәк сайлау комиссиясе 19 декабрьдәге президент сайлауда хакимияттәге Александр Лукашенконың җиңүен рәсми рәвештә раслады.

Тәгаен мәгълуматларга караганда Лукашенконың 79,65 процент тавыш алганлыгы әйтелә. Калган тугыз намзәт барысы бергә 13 процент чамасы тавыш җыйган. 6 процент барлык намзәтләргә каршы тавыш биргән.

Үзәк сайлау комиссиясе намзәт Григорий Костусаевның сайлау нәтиҗәләрен гамәли дип санамау таләбен кире какты. Костусаев бу мөрәҗәгатен КГБ изоляторында утыручы калган биш намзәттән дә дип кабул итүне сораган иде. Изоляторга ябылган биш намзәт оппозициянең сайлауда канун бозуларга протест җыенында киңкүләм тәртипсезлекләр оештыруда гаепләнә.

Комиссия мөрәҗәгатьне башка намзәтләр имзаламау сәбәпле уртак мөрәҗәгать буларак кабул итүдән баш тартты.
XS
SM
MD
LG